Казанда уза торган дөнья беренчелегендә россия спортчысы Терновой “бронза” алды

2016 елның 2 декабре, җомга

Россия спортчысы Руслан Терновой Казанда уза торган дөнья беренчелегендә каланчадан сикерү ярышында өченче булды. Аның нәтиҗәсе - 461,35 балл.

Руслан Терновой, җиңүгә барлык мөмкинлекләре булса да, үзенең авыр программасын ахыргача дөрес итеп үти алмады. Аңа өченче сикереше (артка таба карап 3,5 әйләнешле) аяк чалды һәм ул бары тик 41,25 балл гына алды.

“Иртәгә хаталарны төзәтергә мөмкин әле, өйрәнүләр вакытында кайдадыр нәрсәнедер эшләп җиткермәгәнмен күрәсең, - диде Руслан. - Көндәшләрнең әзерлек дәрәҗәсе бик югары иде, кече юниорлар тарихында иң югарысы. Аларга каршы торып бетерә алмаганмындыр бәлки. Моңа кадәр безнең очрашкан юк иде, әмма мин тотрыклырак чыгыш ясый алуыма ышанам”.

“Б” төркемендә (14-15 яшьлекләр) Кытай вәкиле Ян Лин җиңүче булды, аның баллары - 527,40. Мексикадан Вильярс Рандаль 504,70 балл белән “көмеш” алды.

 Кытай спортчысы җиңүеннән канәгатьлеген яшермәде. “Бу гаҗәеп - мин дөньяның иң яхшы суга сикерүчесе! Җиңү җиңел бирелмәде - программаның бу төрендә көндәшлек бик зур. Шуңа күрә мин әле беренчел этапта ук, судьяларга үземне күсәтер өчен, бик кыен сикерешләр куйдым. Бәядән канәгатьмен, әмма камиллеккә чикләр юк”, - диде Ян Лин.

“Бу “алтын” - Казандагы беренчелеккә өч атна тырышып әзерләнү нәтиҗәсе. Иртәгә мин 3 метрлы трамплиннан сикерәчәкмен”, - дип өстәде ул.

Көмеш призер Вильярс Рандаль бик бәхетле икәнлеген белдерде, бу аның турнирдагы беренче медале. “Моңа кадәр мин өч тапкыр Панамерика уеннарында, Мексика чемпионатында җиңүче булган идем, ә мондый дәрәҗәдәге стартларда беренче тапкыр катнашам. Миңа ышаныч белдергән һәм мине рухландырып торган һәркемгә бик зур рәхмәт”, - диде спортчы.

“Мексикалылар - шат күңелле, ачык кешеләр, без, чит илләрдә булганда бигрәк тә,  һәрвакыт бер-беребез өчен җан атып торабыз, - диде  Вильярс Рандаль. - Казанда миңа бар да бик ошады. Әлеге чемпионат минем өчен барыннан да элек профессиональ суга сикерүчеләрне күрү, ниндидер яңа нәрсәләргә өйрәнү. Шәһәр белән танышырга вакытым булыр дип ышанам”.

Россиянең икенче бер вәкиле Алексей Сорокин, 434,30 балл җыеп, бишенче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International