Кытай кызлары Казандагы суга сикерү буенча дөнья беренчелегендә чираттагы медальләрен алдылар

2016 елның 4 декабре, якшәмбе

Казанда яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча уза торган дөнья беренчелегенең соңгы көне 3 метрлы трамплиннан сикерү ярышлары белән башланып китте. Кече яшүсмерләр төркемендә (14-15 яшьлекләр) Кытай кызы Исянь Лян җиңүче булды.

Көмеш медальне АКШтан Мария Коберн алды (398,35 балл). Өченче урында тагын бер кытайлы Сяоцзе Хэ (397 балл).

Нәтиҗәләр ясап, ярышлар җиңүчесе бу турнирның гади генә булмаганлыгын, медаль алу өчен максималь тырышлык куйганлыгы турында әйтте. “Кайбер сикерешләрне яхшырак та ясый алган булыр идем. Ярышлар - спортчы тормышында катлаулы чор, даими рәвештә стресс кичерәсең. Үзеңне дөрес дулкынга көйли белергә һәм, җиңәр өчен, фикерләрне тупларга өйрәнергә кирәк. Ә моны һәрвакытта да булдырып булмый”, - диде  Исянь Лян.

Спортчы кыз сүзләренә караганда, аның бик тә гаиләсен күрәсе килә икән. “Беренчелек барган чакта, өйрәнүләр процессыннан читкә китмәс өчен,  алар белән шалтыратып та сөйләшмәдек, ә менә хәзер рәхәтләнеп сөйләшә алам.  Аларның мине бик яратканнарын һәм минем өчен борчылуларын белеп торам. Казаннан кызыклы сувенирлар алып кайтачакмын, аларга ошар дип уйлыйм”, - диде спортчы кыз.

Икенче урынны алучы спортчы - Америка яшүсмер кызы Мария Коберн Казанда узган дөнья чемпионатын оныта алмаячагын әйтте. “Минем өчен бу бик уңышлы чемпионат булды. Мин барлык сикерешләремне дә башкара алдым, яхшы чыгыш ясадым, - диде спортчы кыз. - Татарстанны һәм Россияне беркайчан да онытмам, бу гаҗәеп тәҗрибә, яңа дуслар һәм танышлар”. Март аенда Мария АКШ чемпионатында катнашачак, әлегә ял итәргә бераз вакыты бар. “Мине өйдә бик сагынганнар инде. Аларга иң шәп сувенир - дөнья беренчелеге медальләрен алып кайтам”, - диде Мария.

Билгеле булганча, турнирның икенче көнендә Америка спортчысы бер метрлы трамплиннан сикерү ярышы җиңүчесе булган иде. Икенче һәм өченче урыннарны Исянь Лян һәм Сяоцзе Хэ алдылар.

“Ниндидер зуррак нәрсәгә өмет итәр өчен миңа яхшырак сикерергә кирәк. Командадагы дустым алтын медаль алганга бик шатмын, бу безнең ил өчен зур уңыш, әмма дан пьедесталының югары баскычында муеныма алтын медаль асып басып тору бәхетен үземнең дә татып карыйсым килә”, - диде Сяоцзе Хэ. - Хәзер беренчелек тәмамланды, бераз ял итәргә дә ярый. Тиздән Кытай милли чемпионаты башлана, анда кабаттан иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтергә кирәк булачак. Безнең илдә көндәшлек бик зур”.

Финалда чыгыш ясаган Россия спортчы кызы Юлиана Клюева бары тик унынчы булды (355,55 балл). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International