FINA Халыкара йөзү федерациясе бу көннәрдә Виндзор шәһәрендә (Онтарио штаты) берничә чараны кабул итә. 6 нчы декабрьдә биредә Кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты ачыла. Әлеге вакыйга алдыннан FINA бюросы утырышы, Федерациянең бөтендөнья конвенциясе (3-5 декабрь), FINA Gala тантанасы узды.
Бюрода катнашучылар Халыкара йөзү федерациясен һәм су спорт төрләрен үстерүнең стратегик мәсьәләләрен карадылар, Казанда узган Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм Рио-де-Жанейрода узган җәйге Олимпиада нәтиҗәләрен исәпкә алдылар. Бу мәсьәләләр 2017 елда Будапештта узачак ДЧ алдыннан бигрәк тә актуаль - ул 14 нче июльдән 30ына кадәр узачак (22 нче июльдә анда шулай ук FINAның чираттагы конгрессы узачак).
Виндзорда шулай ук традиция буенча Халыкара йөзү федерациясе партнерлары, әйберләр белән тәэмин итүчеләре, FINAның элеккеге һәм булачак чараларын оештыручылар тәкъдим ителә торган күргәзмә ачылды. “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО стендында Казанда узган ДЧ-2015 мирасы һәм спорт инфраструктурасы булуга бәйле рәвештә биредә су спорт төрләрен үстерү өчен тудырылган яңа мөмкинлекләр белән танышырга була.
Конвенция кысаларында командалар тренерлары һәм табиплары өчен семинарлар оештырылды. Аларда катнашучылар өйрәнүләр уздыруларның ИТ-технологияләрне кулланып заманча алымнарын, спортчыларны арыганнан соң тернәкләндерүнең уникаль тренерлык алымнарын, гомумдөнья проблемасы - допингка каршы көрәшкә багышланган мәсьәләләрне карадылар.
“FINA чаралары мирасы” сессиясе кысаларында оештырылган конференциядә өч чараны оештыручылар (Казан, Виндзор, Будапешт) үз концепцияләрен тәкъдим иттеләр. Шәһәргә Универсиада калдырган мирас беркемне дә битараф калдырмады: аларга объектлар, Атлетлар авылы, спорт мәктәпләре өчен спорт җиһазлары һәм инвентарьлар, волонтерлык программасы һәм профессиональ команда керә. Атлетлар авылыннан спортчыларның тупланып яшәү урыны буларак файдалану тәҗрибәсе исә уникаль тәҗрибә буларак танылды.
ДЧ-2015не үткәрү нәтиҗәләре буларак су спорт төрләре белән шөгыльләнүчеләр күбәйде, Казанда даими рәвештә FINA турнирлары уздырыла, туристлар агымы артты, дөнья телеаудиториясендә Казанның позитив имиджы булдырылды, бездә узган турнирларда катнашучыларның Виндзорда Казан турындагы хатирәләре белән уртаклашулары үзе үк зур уңыш. Казанның ДЧ бассейннарын саклап калуы һәм аларны үсеп килүче буынга даими шөгыльләнер өчен бирүе FINA өчен аеруча мөһим фактор булды. FINA җитәкчелеге моның өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.
ДЧ уздыру концепцияләренең төрле җирдә төрле булып чыгулары кызыклы: Будапешт өчен ул су спорт төрләре комплексы төзелеше һәм 2024 елга уңышлы Олимпия заявкасы булса, Виндзор өчен - 25 метрлы өйрәнүләр бассейны төзелеше һәм шуның базасында турнир узачак хоккей сараен төзекләндерү булды.
FINA Gala тантанасында традиция буенча иң яхшы тренерларны һәм атлетларны бүләкләделәр. Алар арасында танылган Россия синхрончылары Наталья Ищенко белән Светлана Ромашина һәм аларның тренерлары Татьяна Данченко да бар. Ә Майкл Фелпс тарихта иң яхшы йөзүче булып танылды.
Конвенция кысаларында “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров Халыкара йөзү федерациясе (2017-2022 елларда Казанда FINA чараларын уздыру мәсьәләләре каралды) һәм Будапешттагы һәм Кванджудагы ярышларны оештыру комитетлары (2017 һәм 2019 еллардагы чемпионатларны әзерләү кысаларында үзара хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар) җитәкчелеге белән очрашулар үткәрде.