Республика чыршы бәйрәменә эләгү өчен... җиңүче булырга кирәк!

2016 елның 25 декабре, якшәмбе

Яңа елга әле тагын алты көн калса да, республиканың иң актив балалары өчен сәгать телләре инде 12не сукты. Бүген Татарстанның чыршы бәйрәме узды. Иң актив балалар һәм яшьләр белән "Intertat.ru" хәбәрчесе дә аралашып кайтты.
Әлеге чараның чишмә башы 2001 елга барып тоташа. Нәкъ менә шул вакытта республиканың иң актив, иң сәләтле балалары өчен Татарстан күләмендәге беренче чыршы бәйрәме уза. Быел бу тамашага 7 мең бала килгән иде. Төрле районнардан булган балалар арасында "бишле"гә укучылар, конкурс-фестиваль җиңүчеләре, балалар һәм яшьләр оешмалары активистлары, мөмкинлекләре чикле һәм авыр тормыш ситуациясенә эләккән балалар, яшь спортсменнар, иреклеләр хәрәкәте лидерлары бар иде.

Һәр елдагыча чаллылар иң күпсанлы делегацияләрнең берсе була. Быел да искәрмә түгел: тулы бер трибунаны нәкъ менә алар алып торды. Башларына Кыш бабай башлыкларын кигән Яр Чаллы егет-кызларын әллә кайдан ук танып була иде. Яшелле-кызыллы яктырткычлары белән уйнап торучылар ла автокалалылар булды. Быел республика чыршы бәйрәменә генә Яр Чаллыдан 350 иң актив балаларны алып килгәннәр. Әлбәттә, алар арасында фән олимпиадалары җиңүчеләре байтак. Зилә Нуретдинова да - шундыйлардан.

- Мин татар мәктәпләре арасында әдәбият буенча олимпиадада катнашып, беренче урынны алдым. Былтыргы нәтиҗәләремне яхшыртуым да сөендерә, чөнки узган ел бары тик дүртенче урынга гына ирешкән идем, - дип уртаклашты 84 нче мәктәп укучысы.

Шулай ук автокаладан булган Әдилә Билалова татар теле буенча узган ел олимпиадада катнашып, бронза "медаль" - өченче урын алган. 34 мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Әдилә олимпиадаларда өченче елын катнаша. Ә быелгы нәтиҗәләрне Чаллы кызы түземсезләнеп көтә.

Әлбәттә, казанлылар да активлыгын сүрелдерми. Мәсәлән, Татарстан мәркәзендәге 8нче гимназиясе укучысы Никита да актив. Алтынчы сыйныфта гына укуына карамастан, ул биология фәне буенча "Зилантенок" олимпиадасында катнашып,шәһәрдә өченче урынны алуга ирешкән. Мондый укучылар турында кечкенә дә, төш кенә, дип белми генә әйтмиләр. Фәнне яратып кына калмый, сәламәт яшәү рәвешенә таянып, каратэ, йөзү белән дә шөгыльләнә.

- Миңа Республика чыршы бәйрәменә билетларны тапшыргач, мин шатлыгымнан нишләргә белмәдем. Апамны да минем белән алып баруын үтендем. Әлеге бәйрәмгә икенче тапкыр килүем, кечкенәрәк чакта әнием белән дә барганым булды. Ә бүген инде бу тамашага бару хокукын үзем тырышлык куеп алдым, - дип сөйләде безгә Никита Изотов.

Быел, гадәттәгедән аермалы буларак, төп тамаша трибуналар янындагы сәхнәдә түгел, ә хоккей аренасында барды. Биредә Кар патшабикәсенең (Снежная королева) сарае калкып чыкты. Бу аңлашыла да, чөнки Яңа ел тамашасы барыбызга да таныш булган Ганс Христиан Андерсенның  "Кар патшабикәсе" әкиятенә нигезләнде. Әлбәттә, биредә Кай белән Герданың прототиплары татар балалары Камил белән Гөлшат иде.

Сер түгел, хәзерге балаларның көне-төне гаджетларда утыра. Моңа олылар, әлбәттә, борчыла. Тамашада да шушы проблема күтәрелде. Бәйрәмнең төп геройлары булган Кыш бабай һәм кар кызы ачынып, "Алар Яңа ел бәйрәмен көтмиме әллә? Әллә шушы бәйрәмне дә үзләренең супергаджетларына текәлеп кар утырып бәйрәм итәчәкләрме?" дигән сорауларны яңгыратты алар. Чыннан да, кайвакыт балалар, яшьләр генә түгел, олыларның да гаджетлар колы булуын күрәбез.

Камил дә компьютер уеннары белән җенләнеп, "Миңа тагын биш дәрәҗәне узарга кирәк", дип йөрүчеләр рәтендә. Мөгаен, тамашаны караганда, зада утыручы балаларның кайберәүләре үзләрен дә таныгандыр. Камил дә, уеннр белән артык мавыгып китеп, компьютер дөньясын сурәтләгән Кар патшабикәсе әсирлегенә эләкте. Аны эзләп киткән Гөлшатка да утны-суны кичеп, юлбасарлар кулына очрарырга туры килсә дә, ул бертуганын - Камилне коткара алды.

Әкиятнең төп фикере дә һәр балага аңлашырлык иде. Тормыш монитор экраны белән генә чикләнми, дөньяның матурлыкларын күрә белергә ни җитә. Шуңа да укырга да өлгеререгә, компьютерны да чама белән кулланырга кирәк.

Камил дә моны аңлап, үзенең яраткан шөгылен киләчәк пофессиясе белән бәйләргә булган. Шулай булмый ни: 2019 елда Казанда WorldSkills дөнья чемпионат узачак бит! Камил анда система администраторы категориясендә үзен сынарга җыена.

Тамаша тәмамлангач, элеккеге традция буенча, Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде.

- Кадерле балалар! Ел ахырында бездә республика район һәм шәһәрләреннән иң-иңнәрне бергә җыю гадәте бар. Сезне Яңа ел белән тәбрик итәм. Бүген республика күп кенә юнәлешләр буенча лидер урыннарны алып тора. Ләкин иң мөһиме: без балаларның уңышлары белән горурланабыз. Бүген без илебездә олимпиадада призлы урыннар алучы балалар саны буенча лаеклы өченче урынны алып торабыз. Сез үзегезнең иптәшләрегезгә үрнәк булып торасыз. Рәхмәт сезгә! - диде Рөстәм Миңнеханов.

Тамашачылар арасында гына түгел, ә катнашучыларның күпчелеген дә балалар тәшкил итте. Меңләгән артист арасында "Созвездие-Йолдызлык" фестиале катнашучылары да күп булды. Чыршы бәйрәменә килгән балалар киләсе ел символы - Әтәч йомшак уенчыгына төрелгән кондитер эшләнмәләрен алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International