Казанда "Ел спортчысы–2016" бүләкләү тантанасы узды.
Татарстанда өченче тапкыр үткәрелгән “Ел спортчысы–2016” бәйгесендә спортчыларны, тренер һәм спорт язучы журналистларны "Төбәктә массакүләм физик культура һәм спорт", "Иҗтимагый спорт оешмалары", "Уен һәм Олимпия төре булмаган спорт төрләре", "Массакүләм мәгълүмат чаралары", "Олимпия өметләре", "Махсус бүләкләр" һәм, әлбәттә, "Ел спортчысы" кебек барлыгы алты номинациядә бүләкләделәр.
Төп номинациядә исә җиңүче итеп, тхэквондо өлкәсендә уңышлары өчен, Казанның Олимпия резервындагы училищесы студенты, 18 яшьлек Юлия Миюц һәм йөзүче, Россия, Европа һәм дөнья чемпионы, Бөгелмә егете, 21 яшьлек Александр Красных танылды.
Физик мөмкинлекләре чикле спортчылардан – грек-рим көрәше буенча спорт остасы Исмаил Насруллаев билгеләп үтелде.
Командаларда эшләүче тренерлардан – Казанның “Зенит” волейбол клубы баш тренеры Владимир Алекно һәм Әлмәтнең “Нефтяник” хоккей командасы баш тренеры Ришат Гыймаев 2016 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылды. Ә индивидуаль спорт төрләреннән – фехтование буенча югары категорияле тренер Елена Прохорова һәм Татарстанның суга сикерү буенча җыелма командасы баш тренеры Павел Муякин "Ел спортчысы–2016" бүләгенә ия булды.