Татарстан җыелма командасы Казанның Спорт сараенда 15 нче февральдә узган дөнья хоккее легендаларының иптәшләрчә матчында “Филадельфия Флайерз” командасын җиңде. Командалар 7:6 исәбенә уйнадылар. Очрашу җиңүчесе буллитлар сериясендә ачыкланды.
“Филадельфия Флайерз” клубы оешуга быел 50 ел була. Матч алдыннан команда капитаны - ике тапкыр Стэнли Кубогына һәм МХЛ йолдызлары Кубогына ия булган Джо Ватсон: “Мин биредә булуыма бик шатмын, безне монда бик җылы кабул итәләр. 70 нче елларда россиялеләргә каршы уйнаган идем инде, ул чакта уен хәзерге иптәшләрчә матч вакытындагы кебек җылы булмаган иде. Без Татарстан белән хоккей буенча хезмәттәшлекне дәвам итәргә ниятлибез”, - диде.
“Танылган команданы сәламләвебезгә шатбыз. Илләребез арасындагы мөнәсәбәтләр киеренке булган чакта килүегез араларны җылытуга бер адым. Спорт, бигрәк тә хоккей безне якынайта, мондый очрашулар даими булырга тиешләр”, - диде Татарстан җыелма командасы капитаны Рөстәм Миңнеханов.
Матчта исәпне “Филадельфия Флайерз” уенчысы Линдсей Карсон ачып җибәрде, период уртасында исә кунаклар капкасына Дмитрий Короткин алкасы керде. 19 нчы минутта кунаклардан Мартин Зарыбницки тагын бер алка кертүгә иреште.
Тәнәфестә хоккейчы, Россиянең атказанган тренеры, бу көнне “Филадельфия Флайерз” командасы өчен чыгыш ясаган Сергей Гимаев иптәшләрчә матчта катнашу тәкъдимен бик шатланып кабул иткәнлеген әйтте. “Казанда булу һәрвакыт рәхәт, бу шәһәрне мин бик яратам. Мөмкинек булганда бирегә һәрвакыт килергә тырышам”, - диде ул. “Мондый очрашуларда бозга аралашудан һәм уеннан канәгатьлек алырга чыгасың, - ди Сергей Гимаев. - Татарстан җыелма командасы әле 100 процентка уйнамый, аларның запаслары бар дип уйлыйм. Безнең капканы яклый торган егет (Фредерик Кассиви - автор бигеләмәсе) - бик яхшы капкачы”.
Икенче периодта Татарстан җыелма командасында Рөстәм Миңнеханов, “Филадельфия Флайерз”та - штраф бәрүен башкарган ДжеффЧичран үзләрен күрсәттеләр.
Тәнәфестән соң Андрей Писарев исәпне тигезләде. (3:3). Кунаклар капкасына алкаларны шулай ук Евгений Фролов һәм ике тапкыр Алексей Чупин керттеләр. “Филадельфия Флайерз”га очколарны исә Эл Секорд, Андрей Николишин һәм Чейз Ватсон китерде.
Буллитлар сериясендә Альберт Кильдеев һәм Дмитрий Безруков алкаларны төгәл бәрделәр, кунаклар исә бу сериядә Татарстан җыелма командасы капкасына бер алка да кертә алмадылар.
“Мондый очрашуда, 90 нчы елларда безне чемпионнар иткән Спорт сараенда булуыма бик шатмын. Минем өчен бу - хәтер, бу спорт сараеның һәр почмагы - истәлек. Шулай ук бергәләп чемпионнар булган кешеләр - Алексей Чупин, башка уенчылар белән бергә булуыма да шатланам. Бергәләп уйныйсы килә торган егетләр күп, әмма, эшләре тыгыз булу сәбәпле, алар матчта катнаша алмадылар. Илләр арасындагы мөнәсәбәтләргә дә карамастан хоккейның кабаттан сәясәттән читтә булуы да бик куанычлы”, - дип белдерде уеннан соң “Ак Барс”ның легендар уенчысы Дмитрий Балмин.
“Мондый иптәшләрчә очрашулар булуга бик шатбыз, хоккей безне берләштерә. Бу спортта сәясәт булырга тиеш түгеллекнең бер күрсәткече. Бүген без яхшы формада булучы хоккейчыларның уеннарын карап ләззәтләнәбез”, - диде ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов. - “Филадельфия Флайерз” - Татарстанга республиканың әлеге командадагы уенчыларның бер өлеше белән уңай мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә килгән титуллы клуб”. “Уен бик киеренке, матч иптәшләрчә булуга карамастан, таблодагы саннар уенның чын икәнлеген күрсәтә”, - дип өстәде ул.
Казанга визитлары кысаларында легендар спортчылар Казанның һәм республиканың яшь хоккейчылары өчен мастер-класслар да уздырдылар.