Казан авиаузыш буенча Россиядә беренче тапкыр узачак Red Bull Air Race чемпионаты этабын кабул итә

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Казанда 22 нче һәм 23 нче июль көннәрендә дөньядагы иң тиз узыш сериясе – Red Bull Air Race ярышлары узачак. Әлеге ярышларны уздыру турындагы килешү бүген, 2 нче мартта, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында имзаланды. Килешүне имзалау тантанасыннан соң ук Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Red Bull Air Race GmbH генераль директоры Эрих Вольф журналистларның алда торган ярышлар буенча сорауларына җаваплар бирделәр.

Red Bull Air Race дөнья чемпионаты һәр этапта сигездән дә ким булмаган сандагы пилотлар катнаша торган халыкара ярышлар сериясе булып тора һәм Халыкара аэронавтика федерациясе (FAI) тарафыннан танылган дөнья чемпионаты статусына ия.

Ярышлар барышында пилотлар үзләренең җиңел, бик тиз маневрлаша торган очкычларында һава тутырылган 25әр метрлы пилоннардан махсус капкалар белән бүлгәләнгән һава трассасын вакытка узалар. Бу вакытта алар тизлекләрен сәгатенә 370 чакрымга җиткерәләр һәм 10G га кадәрге артык авырлык тоялар. Трассаны иң тиз узган һәм штраф очколарын иң аз җыйган пилот этап нәтиҗәләре буенча приз баллары ала. Чемпионатта иң күп приз баллары җыйган пилот исә Red Bull Air Race дөнья чемпионы дип таныла.

“Безнең Казанга визитыбыз бик нәтиҗәле узды. Алда торган ярышларны уздыру буенча Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе белән килешү төзелде. Татарстан Президентының бу проектны хуплавына бик шатбыз. Red Bull Air Race инде 10 елдан бирле уздырыла, бусы исә Россиядә уза торган беренче узыш булачак. Пилотлар аны бик зур кызыксыну белән көтәләр, аларның һәркайсы нәкъ менә биредә беренче булырга тиели”, - диде Эрих Вольф.

“Ярышларны уздыру өчен шәһәрләрне без ике критерийдан чыгып сайлыйбыз. Беренчедән, бу матур “картинка” булырга тиеш, ә Казан бик матур шәһәр. Икенчедән, әзерлек дәрәҗәсе мөһим, шәһәрнең күп тамашачылар җыеп уздырыла торган чараларны уздыруда зур тәҗрибәсе булырга тиеш, Казанның исә бу өлкәдә тәҗрибәсе бик бай һәм без шундый партнерыбыз булуга бик шатбыз. Безнең дөньяның барлык әйдәп баручы телетапшырулар компанияләре белән килешүләребез бар һәм Казан спорт дөньясында тагын бер тапкыр танылачак, әмма инде бу юлы бөтенләй башка, үзенчәлекле спорт вакыйгасы буенча танылачак. Россиянең төрле ведомстволары белән алып барылган сөйләшүләрне исәпкә алып, алда торган чара бик мавыктыргыч кына түгел, тулысынча куркынычсыз да булачак дип ышандыра алам, - дип ассызыклады ул.

Чемпионат этабының ярышлар трассасы Казансу елгасы акваториясендә Кремль яр буе ягында урнашачак, ә очкычларның очып китү-утыру полосасы исә “KazanRing” автодромы территориясендә булачак. Журналистлар белән аралашу кысаларында Владимир Леонов шулай дип белдерде.

“Ярышларны уздыру урыны - Казансу акваториясе, очкычларның очып китү-утырулары “KazanRing” мәйданында булыр дип уйлыйбыз (аны берникадәр үзгәртергә кирәк, әмма әлеге урын тамашачылар килеп, очкычларны күрә һәм бәлки әле пилотлар белән дә аралаша ала торган булсын дип сайланды). Март уртасында Red Bull Air Race белән шөгыльләнүче техник белгечләрнең зур командасы Казанга киләчәк һәм без әзерлек белән бәйле мәсьәләләрне җентекләп карарбыз дип килештек. Безнең өчен бу ярышларның Казанда мөгаен әле өч ел рәттән уздырылачагы бик куанычлы хәл”, - диде министр. Ул шулай ук кабул итүче якның да ярышларны катнашучылар һәм тамашачылар өчен тулысынча куркынычсыз итеп оештырыр өчен барлык чараларны күрәчәген ышандырды.

2017 елгы сезонында дөнья сериясе үз эченә җиде илдә сигез этапны ала һәм берьюлы ике юбилеен: чемпионатның унынчы тапкыр уздырылуын һәм февраль башында Абу-Дабида (БГӘ) 75 нче юбилей ярышы белән башланып китүен билгеләп уза.

Дөнья сериясенең рәсми сайты: www.redbullairrace.com.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International