Суга сикерү буенча Россия чемпионатының ярышлар программасын 3 метрлы трамплиннан сикерү буенча чыгышлар ясаган кызлар ачып җибәрде. Санкт-Петербургтан Екатерина Некрасова җиңүче булды (305, 80), икенче урынны Пензадан Ольга Кулемина (298, 00) алды, ә өченче урын һәм “бронза” Воронеждан Елена Черныхта (292,75).
Беренчел ярышлардан соң Кристина Ильиных белән Екатерина Некрасова лидерлар иде. Ярымфиналдан соң лидерлыкка Мария Полякова чыкты, әмма финал үзе бөтенләй башка сценарий буенча узды. Халыкара класслы спорт мастеры һәм халыкара ярышларда күп тапкырлар призер булган Кристина Ильиных бүләксез калды, Мария Полякованы да шул ук язмыш көткән икән. Катлаулы программаны ышанычлы үтүе Некрасовага җиңү китерде. Екатерина соңгы мизгелдә Россия җыелмасы буенча дусларын артта калдыра алды.
“Җиңүче булуыма бик шатмын, бу минем Росссия чемпионатында беренче җиңүем. Күптәннән сикерәм, иң яхшылар арасында сикерәм, әмма җиңүгә исә беренче тапкыр ирештем, хәтта ышанасы да килми. Бүген мин барлык сикерешләремне дә максимумда ясый алдым, көчемнән килгәннең барысын да эшләдем, бәлки уңышның сере шундадыр”, - ди Екатерина.
“Казанга килгән чакта ук барысы да бик яхшы булачагына иманым камил иде, Казан спортчыларны һәм иң югары дәрәҗәдәге спорт чараларын каршыларга ярата һәм бу эшне бик яхшы белә. Шәһәр бик матур, биредә чыгыш ясау зур канәгатьлек бирә”, - диде чемпионка.
“Көмеш” иясе Ольга Кулеминага җиңүгә булган артык көчле теләк комачаулаган:
“Нервлар түзмәде. Бик тә җиңәсем килде, мин яхшы әзерлектә идем, иң элек Казанда җыелып, ил чемпионаты өчен программага атна буе әзерләнгән идем”, - ди ул.
“Казанга беренче генә килүем түгел. Әле 2013 елда, Универсиада алдыннан Юниорлар арасында узган Россия чемпионатында чыгыш ясаганым хәтердә, ул чакта мин берничә медаль алган идем. Яңа бассейннарга, киенү-чишенү бүлмәләренә гаҗәпләнеп торганым истә. Элегрәк мин мондый уңайлы шартлар тудырыла һәм ярышларны уздыру шундый югары дәрәҗәдә була ала дип белми дә идем. Шул вакыттан алып берни дә начар якка үзгәрмәгән, ул чакта нинди югары дәрәҗәдә булса, хәзер дә шулай”, - дип җаваплады Ольга ярышларның оештырылу дәрәҗәсе хакында бирелгән сорауга.
Кулемина икенче дисциплинада Казанда барыбер дә “алтын” алырга тырышып караячагын белдерде:
“Бу минем беренче генә медалем түгел. Көмешне дә, бронза медальләрне дә алганым бар, ә менә алтын алганым юк әле. Биредә әле мин Мария Полякова белән синхрон сикерү ярышында да катнашачакмын һәм җиңәрбез дип өметләнәм. Чемпионатның алтын медаленә ия буласым килә”.
Кызлар артыннан ук трамплинга егетләр менде, әмма алар өч метрлыдан түгел, бер метрлы трамплиннан сикерделәр. Бу дисциплинада, 402,40 балл белән, Ставропольдән Евгений Кузнецов беренче булды, икенче урын Мәскәүдән Илья Молчановта (385, 65), Оренбург өлкәсе егете Сергей Назин исә өченче (382, 85).
Ярышлар триумфаторы җиңүгә шат булын белдерде һәм төп стартларның әле алда булуларын ассызыклады:
“Метр - өйрәнүләр трамплины гына, бу дисциплинада инде күптән сикерәм һәм, кагыйдә буларак, бер программа буенча. Биредә өр-яңадан велосипед уйлап табуның кирәге дә юк, чөнки катлаулы сикерешләр өчен техник мөмкинлекләр юк. Шуңа да Казандагы төп старт минем өчен 3 метрлы трамплиннан шәхси һәм синхрон сикерүләр булачак. Аларга мин инде күптән әзерләнәм, Илья белән безнең барысы да тиешенчә килеп чыгар дип уйлыйм”.
“Бронза” иясе Сергей Назин суга сикерүчеләрнең яшь буыны артыннан өлгерә алмавын әйтеп шаяртты:
“Биредә мин ярышларның иң тәҗрибәле катнашучысы булганмындыр, мөген. Үз вакытында Россия чемпионатында җиңгәнем дә, икенче булганым да бар. Бүген менә өченче булдым... Бераз кәеф китте, билгеле, җиңәсе килгән иде, аны кем теләми. Яшьләргә юл бирер вакыт җитәдер, күрәсең...”
Ярышларның көмеш медале иясе Илья Молчанов үз нәтиҗәсеннән тулысынча канәгать булуын әйтте. Россия чемпионатында көндәшлек, традиция буларак, бик зур ул.
“Бик канәгатьмен. Минем өчен көмеш - зур уңыш, Россия чемпионатында беренчесе, әле соңгысы түгелдер дип ышанам. Бер метрлы трамплиннан сикергәндә иң мөһиме концентрацияне саклау һәм сикерешләреңне тыныч, төгәл үтәү. Тренер белән бу программаны күптән әзерләдек инде, барысы да килеп чыгуга ышанам. Мин бит бары тик Кузнецовка гына оттырдым - ә Евгений дәрәҗәсенә кадәр әле үсәргә дә үсәргә кирәк”.