Юлия Тимошинина һәм Никита Шлейхер дуэтының триумфаль кайтуы

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Микст дуэтлар - Россиядә суга сикерү спорты өчен яңа булган дициплина, шуңа да катнашучы парлар күп түгел иде. Әмма Казанга килгән спортчылар исә Су спорт төрләре сарае каланчасында үзләренең барлык осталыкларын күрсәттеләр: ярышлар призерлары программаларында борылып сикерүләр дә, иң югары осталык күрсәткече булган баш аркылы 2, 3 тапкыр әйләнеш ясап сикерүләр дә бар иде.

Ярышлардан соң чемпионка Юлия Тимошинина Никитаның сафка кайтуын күптән көткәнлеген әйтте:

 “Без Никита белән инде балачактан бергә сикерәбез, ул травма алгач, бик кайгырдым. Виктор Минибаев белән сикерү дә рәхәт, Дөнья сериясе барышында аның белән дә яхшы нәтиҗәләр күрсәттек, әмма Никитаның безнең арага кайтуын барыбер дә түземсезлек белән көттем. Яраткан Казаныбызда аның белән сикерүемә бик шатмын”.

Ярышларның “көмеш” призеры Герман Строев әле Уколова белән аларга эшләргә дә эшләргә кирәклеген белдерде:

“Гомумән алганда, начар сикермәдек, әмма яхшырак та булдыра алган булыр идек. Әлеге программаны Россия чемпионатына дип махсус әзерләдек, публиканы һәм судьяларны берникадәр гаҗәпләндерәсе килгән иде, нәтиҗәдә бераз практика җитеп бетмәде. Өйрәнүләр барышында хаталар җибәргәнбездер, күрәсең. Ни генә булмасын, без ил беренчелегендә дан пьедесталында - ә бу исә һәрвакыт күңелле”.

Чемпионатның “бронза” призеры Борис Ефремов мөмкин булган уңышсызлыкларының сәбәбе ярышлар тәҗрибәсе булмау дип уйлый. “Барысы да килеп чыкты дип әйтә алмыйм, бу программаны без яхшырак сикерә ала идек һәм сикерергә тиеш идек”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International