Бу көннәрдә Казанның Су спорт төрләре сараенда Суга сикерү буенча Россия чемпионатының өченче ярыш көненең ярышлар программасын 3 метрлы трамплиннан сикерүче ир-атлар ачып җибәрде. Җиңүче - фаворит - Олимпия чемпионы, Саратов егете Илья Захаров (490,50), икенче урында аның синхрон сикерү буенча күпьеллык партнеры, Ставрополь егете Евгений Кузнецов (483,75). Призлы өчлекне Казан спортчысы Никита Шлейхер (474,40) япты.
Финал ярышлары фанатларның һәм суга сикерү ярышлары экспертларының көткәннәрен, шулай ук ярымфинал раундының беренчел нәтиҗәләрен дә аклады. Әмма Захаровка җиңү җиңел бирелмәде, хәлиткеч раунд барышында лидерлыкка Кузнецов та, Шлейхер да чыктылар. Әмма Ильяның кагыйдә буларак “десерт”ка калдыра торган үзенчәлекле борылмалы сикерешләре аңа ил беренчелегендә чираттагы җиңүен китерделәр.
Ярышлардан соң триумфатор барысы да үзе теләгәнчә үк килеп чыкмавын әйтте, көндәшләренең аны бар көченә тырышырга мәҗбүр итүләрен дә яшермәде:
“Коллегаларыма рәхмәт, алар югары осталык үрнәкләре күрсәтеп, мине чын мәгънәсендә тиргә батып эшләргә мәҗбүр иттеләр. Мин күп нәрсәләргә сәләтле, мин моны беләм һәм моңа ышанам, әмма хаталар өстендә берникадәр эшләп аласы бар әле, биредә мин сикерешләрнең яңа программасын сынап карадым һәм берничә ялгышлык җибәрдем. Аларны тренер белән кабаттан эшләргә кирәк булачак һәм максималь күрсәткечләргә ирешеп, җанатарларны сөендерергә тырышачакмын”.
“Көмеш” иясе Евгений Кузнецов интервьюда Илья Захаров белән көндәшлектә берникадәр принципиальлек ноталары булуын белдерде:
“Кабаттан дан пьедесталында басып торуыма бик шатмын. Ике ярыш көнендә икенче медаль бит бу, әмма җиңелү ачысы барыбер бар. Яшермим, Ильяны һәрвакыт узасы килеп тора, спортчы өчен беренче буласы килү нормаль теләк. Әйе, без күптәнге дуслар, җыелма команда буенча күп еллардан бирле партнерлар, әмма шәхси стартларда һәркем үзе өчен тырыша”.
“Казанда әле бер ай элек кенә булган идем һәм хәзер үземне яхшырак хис итәм дип әйтә алам. Торган саен формага кайта, ярышлар ритмына керә барам. Вакыт кыса, Казандагы чемпионаттан соң ук Будапештта булачак дөнья чемпионатына әзерләнә башлыйбыз. ДЧда, Олимпия уеннарындагы кебек үк, суга сикерү буенча спорт элитасы җыелган җирдә кечкенә генә деталь дә барысын да хәл итә ала”, - дип өстәде спортчы.
Ярышларның “бронза” призеры Никита Шлейхер Су спорт төрләре сараеның күпсанлы тамашачыларына үзе өчен җан атып утырганнары өчен рәхмәтен җиткерде.