Казанда III Бөтенроссия пляж уеннары старт ала

2017 елның 7 июле, җомга

Казанда 7-16 нчы июль көннәрендә узачак өченче Бөтенроссия пляж уеннары башланыр алдыннан Су спорт төрләре сараенда журналистлар өчен оештыручылар һәм спортчылар катнашында матбугат конференциясе үтте. 2017 елда Бөтенроссия пляж уеннарының спорт программасына 13 спорт төре кергән. Бу – рекордлы сан. Ярышлар 2 спорт ярыш объектында уза, Уеннар 11 спорт мәйданчыгында барачак.

Пляж спорт төрләренең Бөтенроссия ассоциациясе генераль директоры Илья Володарский Казанда ярышларны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде һәм 6 июльнең Татарстан башкаласы һәм бөтен Россия спорты өчен истәлекле көн икәнен искә төшерде.

“Татарстан Республикасына кунакчыллыгы һәм куйган тырышлыгы өчен  рәхмәт әйтәсем килә. Нәкъ 4 ел элек монда, Казанда җәйге Универсиада старт алды, һәм анда шулай ук пляж спорт төрләре зур күләмдә катнашты. Уеннар тәмамлангач Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко җитәкчелегендә киңәшмә узды, һәм анда пляж спорт төрләре Ассоциациясе булдыру турында карар кабул ителде. Казанны Универсиаданың һәм шушы ук бинада, Су спорт төрләре сараенда оешкан Ассоциация төзелүнең 4 еллыгы белән котлыйсым килә”, - дип белдерде Володарский.

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КАО генераль директоры Азат Кадыйров Казанда Универсиада уздыру Татарстанда спорт үсешендә зур адым булуын билгеләп үтте һәм алдагы уеннарда катнашучыларга кояшлы җылы көннәр теләде.

“Без барыбыз да бу көнне хәтерлибез – бу зур спорт бәйрәме иде, һәм Казан белән бөтен Россия аны бик уңышлы уздырды. Бу чара башка эре ярышларга этәргеч бирде. Шәһәргә шундый югары бәя бирүегез өчен рәхмәт. Яңгыр туктап, пляж уеннары коры яхшы көннәрдә узар, һәм барлык катнашучылар да үз осталыкларын күрсәтер дип ышанабыз. Трибуналарда пляж спорт төрләрен сөючеләрне көтеп калабыз!”, - диде Кадыйров.

Россия футбол берлегенең пляж футболы бүлеге башлыгы Сергей Шамрай һава торышының бөтен ярышларны да тулы күләмдә уздырырга мөмкинлек бирүенә өметләнүен белдерде.

“Бөтен оештыручыларга да рәхмәтебезне җиткерәм. Уеннар яхшы узар дип өметләнәбез”, - диде Шамрай.

Алга таба уеннарда катнашучы спортчылар – ЦСКА һөҗүмчесе Сергей Степлиани һәм “Спартак” капкачысы Алексей Зуев сүз алдылар.

“Безгә яңгыр да, болытлы һава да куркыныч түгел. Без теләсә-нинди шартларда уйнарга риза, һәрнәрсәгә әзербез. Уенчылар күбрәк тамашачы өчен борчыла, яңгыр явып торса аларның саны аз булыр. Без болытлар таралсын иде, кешеләр безгә көч биреп торырга килсен иде, дип дога кылабыз. Казанда тулы трибуналар алдында уйнарга бик тә телибез”, - диде Степлиани.

Алексей Зуев та һава торышы нинди булуына карамастан, тулы көчкә уйнарга әзер икәнлеген ассызыклады.

«Казанда ярышларны оештыруда катнашкан һәркемгә дә рәхмәтлемен.  Көн начар булуга карамастан, без уен кырына чыгып, яхшы ярыш күрсәтәчәкбез. Һава торышы бераз булса да әйбәтләнер дип өметләнәбез. Мин ышанам, көн яхшырмаса да, безгә көч биреп торырга спорт сөючеләр баребер килер”, - дип белдерде “Спартак” капкачысы.

Исегезгә төшерик, Су спорт төрләре сарае объекты территориясендә пляж волейболы, пляж футболы, пляж регбие, пляж гандболы, пляж бадминтоны һәм оча торган  диск буенча ярышлар узачак. Бары берничә атна элек, 24 июнь көнне, Россиянең хатын-кызлар җыелма командасы оча торган диск буенча дөнья чемпионатында АКШ җыелма командасын драматик финалда җиңеп чыккан иде. Бөтендөнья уеннары Халыкара ассоциациясе Россия кызларын “ай командасы” дип атады.

Россиянең пляж гандболы буенча ирләр командасы 2017 ел Европа чемпионатында көмеш медальләрне яулады. Казанда 2018 елда дөнья чемпионаты узачак, анда беренче тапкыр 32 команда катнаша.

Казанка елгасы яры буенда урнашкан мәйданчыкта 2020 ел Олимпия уеннарына кертелгән баскетбол буенча 3 кә 3 ярышлар узачак. Шулай ук заманча биш төрле ярыш (триатл), черлидинг, мас-рестлинг, тай боксы, бодибилдинг һәм воркаут буенча ярышлар да үтәчәк. Казанга 2000 нән артык уенчы килер дип көтелә. Барлыгы 279 комплект медальләр уйнатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International