Казан ратушасында FISU Volunteers Leaders Academy форумы ябылу тантанасы үтте

2017 елның 8 июле, шимбә

8 июльдә FISU Volunteers Leaders Academy - халыкара спорт волонтерлыгы активистларының тарихта беренче тапкыр узган лагерена йомгак ясалды. Ябылу тантанасы Казан ратушасында узды. FISU  президенты Олег Матицын форумда катнашучыларның иң активларына кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Тантанада шулай ук FISU  президентының генераль киңәшчесе Игорь Сивов, "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КАО генераль директоры Азат Кадыйров һәм аның урынбасары Александр Карпов та катнашты.

Волонтерлык хәрәкәтенең иң көчле 5 лидерына дәрәҗәле бүләк - FISU партнеры булган Education First компаниясеннән АКШның иң яхшы университетларының берсендә уку хокукы бирелде.  Бу бүләккә активистлар Дарья Тригубова (Беларусь), Андреа Конту (Кипр), Хуакин Притч (Уругвай) и Лукаш Кендра (Словакия) лаек булдылар.

Форумда катнашкан тагын 5 делегат форум нәтиҗәләре буенча рейтингта җиңүче дип табылды. Аларга 2017 елда Кытайның Тайбэй шәһәрендә узучы Универсиадага FISU командасы сафларында интерннар булып катнашу хокукы бирелде. Бәхетле юлламага ия булучылар: Масута Шандукани Шонисани Тиква (ЮАР), Аннет Фодор (Венгрия), Анна Эдес (Студентлар спортының Европа ассоциациясе), Тимати Дерри (Тринидад и Тобаго), Мария Бадийа (Коста-Рика).

“Һәркайсыгыз үзен күрсәтте. Арагызда җиңелүчеләр юк, барыгыз да – җиңүчеләр, планетаның иң актив спорт волонтерлары. Һәркайсыгызның үзегезгә генә хас тарихы, кабатланмас тәҗрибәсе бар. Һәрберегез Казанга һәм бу форумга искиткеч зур юл үтеп килгән. Бүген, Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәм ителгәндә, мин әйтергә телим: без сезнең белән бу атна эчендә зур бер гаиләгә әйләндек.  FISU гаиләсе. Мин ихлас ышанам – өегезгә кайткач, сез безнең оешма кыйммәтләрен алга сөрерсез”, - диде кереш сүзендә FISU президенты.

“Монда булуыма бик шатмын. Минем өчен бик кыйммәтле һәм бай тәҗрибә булды бу. Мин студентлыкның, спортның чып-чын җанатарына әйләндем, FISU идеяләре белән рухландым. Студент спорты халыкара ассоциациясе өчен синең кайдан булуың, тәнеңнең төсе, милләтең, динең мөһим түгел. Бары йөрәгеңдә ни булуы гына әһәмияткә ия. Ә безнең барыбызның да йөрәге Gaudeamus (студентлык гимны – ред.иск.) ритмнарына тибә”, - диде Тимати Дерри бүләкләү вакытында.

“Бу атна барыбызны да берләштерде. Шундый кыска вакыт эчендә шулкадәр күп яңа дуслар табармын дип беркайчан да уйламаган идем. Бер-беребезне гомер буе белгән кебек тоела хәзер – холыкларыбыз, күңелләребез белән шулкадәр якын кешеләр булып чыктык. Дөнья спорты үзәгендә, вакыйгалар үзәгендә, үземә якын һәм кадерле кешеләр арасында булу мөмкинлеге биргән өчен мин FISUга, бу форумны оештыручыларның барысына һәм язмышка бик рәхмәтле”, - диде Дарья Тригубова.

Форум волонтерлары, оештыручылары, делегация командалары атташеларын да билгеләп уздылар. Форум менеджерлары Альбина Рәхмәтуллина, Айдар Габдрахманов, Тимур Туфетулов махсус призларга лаек булды. Тимур – проектка нигез салучы, нәкъ менә ул форум уздыру идеясен узган елда Монпельеда FISU конференциясендә яклаган иде.

“Форум уңышлы үтте. Аны уздыру турында уйлана гына башлаган мәлләрдә мин бик борчылган идем. Төрле илләрдән волонтерлар өчен чын-чынлап бер бәйрәм эшлисе килгән иде. Шул ук вакытта программаның белем бирү өлешен дә уйлап бетерергә кирәк иде, чөнки форумның төп максаты – волонтер хәрәкәтләре җитәкчеләрен укыту, тәҗрибә һәм фикер алышу. Хәзер инде барысы да яхшы барып чыкты дип ышанып әйтергә була. Әйе, җиңел булмады. Йокысыз төннәр, компьютер артында меңнәрчә сәгать уздыруны таләп итте ул. Бер атна барачак чарага 6 ай дәвамында әзерләндек. Ләкин куйган тырышлыклар акланды, без булдырдык. Хәзер мин форум традицион була башлар, ә Казан кабат-кабат бар дөньядан кунаклар кабул итәр дип ышанам”, - дип үз фикере белән бүлеште проектны оештыручы, Kazan Volunteers хәрәкәте активисты Тимур Туфетулов.

Бүләкләүләрдән соң делегатлар барысы да Пирамида концерт комплексына зур кичке ашка җыелды. Шул ук көнне алар өйләренә тарала башлады – тиздән алар форумда яңгыраган идеяларны тормышка ашыруда беренче адымнарын ясаячак.

Форум 2-8 июль көннәрендә үтте, аңа FISU әгъзасы булган 91 илдән 100 дән артык делегат – илнең иң яхшы волонтерлары катнашты. Форум кысаларында спорт менеджменты, рекрутинг һәм эре халыкара проектлар вакытында волонтер командалары белән идарә итү нигезләре буенча профильле өйрәтүләр оештырылды. Форум Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International