Америкалы Кирби Чемблисс Red Bull Air Race Казан этабы җиңүчесе булды

2017 елның 23 июле, якшәмбе

Бүген киеренке ярыш көнендә америкалы Кирби Чемблисс Red Bull Air Race дөнья чемпионатының бишенче этабы җиңүчесе булып танылды. “Дүртлек финалы”нда ул Казан трассасын 0:58.378 нәтиҗәсе белән узды. Дөнья чемпионатының узган этапларында яулап алынган 40 очкосы белән Кирби Чемблисс турнир таблицасында беренче урынга чыкты.

Инде билгеле булганча,  Кирби Чемблисс ике тапкыр – 2004 елда һәм 2006 елда дөнья чемпионы булган кеше. Җиңүче сүзләренчә, аның өчен иң мөһиме эшләп алынган баллар түгел, ә нәтиҗә булсын өчен ярыштан ярышка тырышып эшләү. Командасы аңа зур терәк. “Командам минем өчен иң мөһиме, - ди  Кирби Чемблисс. – Ярышта ялгыз гына җиңеп чыгып булмый. Әйе, команда күләгәдә кала, аның эше күренми, әмма хезмәте бәяләп бетергесез”.

Америка пилотының Россиягә элегрәк тә килгәне булган икән. “Санкт-Петербургта булганым бар. Казан да миңа бик ошады, матур истәлекләр белән китәм. Биредә кешеләр бик кунакчыл, ярдәм итәргә генә торалар, җанатарлар хуплавы сизелә. Оештырылыш өчен рәхмәт”, - диде ул матбугат конференциясендә. Билгеле булганча,  Red Bull Air Race этабы Россиядә беренче тапкыр уздырылды.

Көн яңгырлы булуга да карамастан Казансу өстендәге тамашаны карарга килгән кешеләрнең күпчелеге кичәге квалификация лидеры канадалы Пит Маклауд өчен җан атып тордылар. Әмма аңа үзенең тәҗрибәле көндәшен җиңү насыйп булмады. Нәтиҗәдә канадалы икенче булды (0:59.125). Пит сүзләренчә, финал ярышы бик киеренке булган һәм ул җиңәр өчен көченнән килгәннең барын да эшләгән. Трассаны узган чакта Пит Маклауд 2 секундка штрафка тартылды. “Мондый көндәшләр белән ярышканда хәтта 2 секунд та күп вакыт”, - ди канадалы.

Аның сүзләренчә, ярыштан ярышка үзенә булган ышанычы үсә генә бара икән. “Безнең команда хәзер бик яхшы формада. Мин яхшы очам, самолетны бик яхшы тоям. Шул ук рухта дәвам итргә кирәк”, - ди Пит Маклауд. 

Казан этабының призлы өчлеген америкалы Майкл Гулиан (0:59.650) япты. “14 нче раунд” та ул “дуэльдә” испанияле Хуан Велардега отылды, әмма ярышларның чираттагы этабына җиңелүчеләр арасында иң җитезе булып узды. Майкл Гулиан, “дүртлек финалы”на узар өчен максималь дәрәҗәдә тырышырга кирәк булды дип белдерде. Төп бурыч тиз һәм чиста очу иде дип сөйләде ул. Трассаны тиз очып узу мөмкин булса да, чиста очу дигәне аксады. Пилотлар өчен иң авыры трассадагы дүртенче капка иде. Гомумән алганда, америкалы фикеренчә, Казан трассасы – бу сезонда булган трассалар арасында иң кыены, ә җил һәм яңгыр аны тагын да катлауландырганнар. 

Дүртенче финалист чех Петр Копфштейн (1:04.297) булды, аңа, ике пилонга кагылган өчен, 6 штраф секунды бирелде.

Инде билгеле булганча, чемпионатта 4 этаптан соң 39 очко белән Япония пилоты Ёсихидэ Муроя лидерлык итә иде. Казанда ул “14 нче раунд”тан соң ярыштан төшеп калды, “дуэльдә” австралияле Мэтт Холлга отылды. Хәзер Япония пилотын гомуми рейтингта бер очко өстенлек белән Кирби Чемблисс узып китте. Шундый ук сандагы очколарны (39) чех Мартин Шонка да эшләде. Аннан һәм япон пилотыннан бер очкогы калышып Казан этабының көмеш призеры булган канадалы Пит Маклауд бара. 

Red Bull Air Race чемпионатының чираттагы этабы 2-3 нче сентябрь көннәрендә Португалиядә узачак. 16-17 нче сентябьдә Германиядәге этап көтелә. 14-15 нче октябрь көннәрендә турнир финалын Американың Индианаполис шәһәре кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International