2019 елның 8-17 февралендә Көньяк Сахалинск шәһәрендә «Азия балалары»I Кышкы халыкара спорт уеннары узачак. Аларда 20 ил вәкиле катнашачак: 1300дән артык спортчы, 600 судья, 1000 волонтер. Спортның 8 төре буенча 91 комплект медаль уйнатылачак: чаңгы ярышлары һәм биатлон, шорт-трек, фигуралы шуу, хоккей, тау чаңгылары һәм сноуборд, трамплиннан сикерү.