Садриев Илдар Зөфәр Улы. 1979 елның 3 сентябрендә ТАССРның Яшел Үзән шәһәрендә туган.
Югары белемле. 2001 елда П.А.Столыпин исемендәге Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый, белгечлеге: дәүләт һәм муниципаль идарәсе, менеджер.
Хезмәт эшчәнлеге:
03.08.2001-31.10.2001-Зеленодольск районы һәм Зеленодольск шәһәре администрациясе оештыру бүлегенең 1 нче категорияле белгече
01.11.2001-30.12.2005-Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы Зеленодольск районы һәм Зеленодольск шәһәре яшьләр эшләре һәм спорт идарәсенең 1 нче категорияле белгече, җитәкчесе
02.01.2006-16.08.2007-Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы
21.08.2007-15.09.2008 - «Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» ААҖ, Зеленодольск шәһәре, «Яшел Үзән машина-төзелеш заводы» ҖБ «Атлашкино» спорт сәламәтләндерү комплексы башлыгы
23.03.2009-25.02.2011 - Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы
28.02.2011-14.06.2012 - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре бүлегенең физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре секторы мөдире
15.06.2012-31.12.2013 - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы урынбасары
01.01.2014-21.03.2020-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары
23.03.2020-Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары
Бүләкләнуе: «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» мактаулы исеме, 2016 ел.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының «Татарстан Республикасы Физик культура һәм спорт отличнигы» билгесе, 2010 ел; «Россия патриоты» медале, 2012 ел; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, 2013 ел; Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2014 ел; «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале, 2014 ел; «Сочи шәһәрендәге 2014 елгы XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары» истәлекле медале, 2014 ел; «Казан шәһәрендә 2015 елда XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты» истәлекле медале, 2015 ел; Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2018 ел.; «Физик культура һәм спорт отличнигы» мактау билгесе, 2019 ел, Физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарә органы оешуның 100 еллыгына багышланган юбилей медале (2023), «Россия Федерациясенең атказанган физик тәрбия хезмәткәре» мактаулы исеме (2025).
Өйләнгән, улы һәм кызы бар.