«Динамо» олимпия резервы республика спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү дәүләт автоном учреждениесе 2000 елда Татарстан Республикасының Физик культура, спорт һәм туризм буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы карары буенча ачыла.
2010 елда мәктәп Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгының автоном учреждениесе статусын алды. Хәзерге вакытта мәктәптә 4 бүлек эшли, аларда 7 яшьтән 18 гә кадәр 1000 нән артык кеше шөгыльләнә:
Укыту-тренировка процессын 36 тренер-укытучы тәэмин итә. Мәктәпнең оператив идарәсендә ике – «Электрон» һәм «Водник» стадионнары тора, аларда мәктәп укучыларының дәресләре һәм спорт-массакүләм чаралар уза. Моннан тыш, «Динамо» РОРМБЯСМ укыту-тренировка һәм ярыш процесслары өчен түбәндәгеләрдән файдалана:
2000-2016 еллар вакыт аралыгында 130 алтын, 95 көмеш һәм 88 бронза медаль яуланган, чирәмдә хоккей буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командаларына 50 дән артык спортчы тапшырылган. Олимпия резервы училищесына чирәмдә хоккей бүлегенә 20дән артык кеше тапшырылды.
Мәктәптә эшләү дәверендә 3 халыкара класслы спорт мастеры, 52 спорт мастеры, 210 спорт мастерлыгына кандидат һәм 700 дән артык массакүләм разрядлардагы спортчы әзерләнгән.
2016 елда Россия җыелма командалары составына чирәмдәге хоккей бүлегенең 18 спортчысы, регби бүлегенең 2 спортчысы һәм бадминтон бүлегенең 6 спортчысы керде; ир-атлар һәм хатын-кызлар командаларына 2 егет һәм 3 кыз тапшырылды.
Ел саен мәктәп укыту-тренировка эшенең иң яхшы куелышы буенча республика һәм Россия смотр-бәйгеләрендә катнаша. Татарстан Республикасында дүрт тапкыр беренче урынны, 2013 елда – икенче урынны, ә Россия конкурсларында катнашып, 2 һәм 3 нче урыннарны алды.