«Спорт әзерлеге үзәге» дәүләт автоном учреждениесе

назад

Рәсми сайт : Цсп-рт.рф

«Спорт әзерлеге үзәге» дәүләт автоном учреждениесе 2011 елның 1 июнендә «Үзәк спорт клубы» базасында оештырылган.

 Россия Спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан билгеләнгән спортның база төрләре буенча Татарстан Республикасының әйдәп баручы спортчылары арасыннан Россия спорт җыелма командалары резервын әзерләү Үзәк спорт клубы эшчәнлегенең төп максаты булып тора.


Бу төрләргә академик ишү, байдарка һәм каноэларда ишү, бокс, велоспорт-шоссе, ирекле көрәш, грек-рим көрәше, дзюдо көрәше, җиңел атлетика, теннис, өстәл теннисы, йөзү, стендка ату, спорт гимнастикасы, нәфис гимнастика, авыр атлетика, фехтование, баскетбол, су полосы, волейбол, гандбол, регби, чирәмдәге хоккей, чаңгы ярышлары, ике төр буенча чаңгы ярышлары, тимераякта йөгерү (шорт-трек), тимераякта фигуралы шуу, терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар өчен спорт, сукырлар спорты, сукырлар футболы керә.


Спорт әзерлеге үзәге үз эченә түбәндәгеләрне ала:

1. Җыелма командаларны әзерләү буенча идарә башлыгы тарафыннан җитәкчелек итә торган идарә, ул түбәндәгеләрдән тора:

Спортның җәйге төрләре бүлеге, Спортның кышкы төрләре бүлеге, аларның структурасында –  бүлек башлыклары, җыелма командаларның баш тренерлары, спортчы -инструкторлар, спорт төрләре буенча белгечләр, табиблар, массажчылар;

Медицина тәэминаты һәм тикшерүнең фәнни-методик бүлеге;

Мәгълүмати-аналитик бүлек

2. Спорт чараларын оештыру һәм үткәрү буенча идарә башлыгы белән җитәкчелек итә торган идарә, ул түбәндәгеләрдән тора:

Спорт чараларын үткәрү бүлеге, Спорт төрләрен үстерү бүлеге, Матди-техник тәэмин итү бүлеге.
         3. Кадрлар эше секторы.
         4.Бухгалтерлык исәбен һәм хисаплылыгын алып бару бүлеге.  
         5. Юридик эш  секторы.
         6. Документ әйләнеше һәм тикшерү секторы.  

        Спортның база төрләренә өстәмә рәвештә «Спорт әзерлеге үзәге» җыелма командаларны формалаштыру, укыту-тренировка җыеннары үткәрү, спортчыларны һәм тренерларны командировкалау һәм спорт акробатикасы, батутта һәм акробатик юлда сикерү, армспорт, ачери-биатлон, спорт аэробикасы, бадминтон, биатлон (кышкы һәм җәйге), бильярд спорты, милли көрәш, билбау көрәше, виндсерфинг, су чаңгысы спорты, гер спорты, гольф, тау чаңгысы спорты, городошному спорту,  кикбоксинг, ат спорты, тимераякта йөгерү спорты, җилкән спорты (шул исәптән крейсер яхталары), чаңгыда трамплиннан сикерү, пауэрлифтинг, синхрон йөзү, полиатлон, армия кул сугышы, пуля белән ату, җәядән ату, бию спорты, тхэквондо (ВТФ), футбол, мини-футбол, хоккей, туплы хоккей, сноукайтинг буенча спорт ярышлары уздыру буенча эш алып бара.

Багаутдинов Альберт Шамил Улы
«Спорт әзерлеге үзәге» дәүләт автоном учреждениесе
Багаутдинов Альберт Шамил Улы
Директор
Телефон:
(843) 237 93 94
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International