«Батыр» олимпия резервы республика спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү дәүләт автоном учреждениесе

назад

Автоном рәвештә балаларга өстәмә белем бирү буенча дәүләт оешмасы “Республикадагы махсус балалар һәм яшүсмерләр өчен олимпик резервтагы “Батыр” спорт мәктәбе”
    Спорт мәктәбе 1986 (Бер мең тугыз йөз сиксән алтынчы) елда “Оргсинтез” заводының  “Синтез” спорт комплексы буларак ачыла. 1995 (Бер мең тугыз йөз туксан бишенче) елда “Синтез” спорт комплексы Татарстан Республикасының Дәүләт Спорткомитеты карамагына күчерелә һәм ул Республикадагы махсус балалар һәм яшүсмерләр өчен олимпик резервтагы “Батыр” спорт мәктәбе буларак исемен үзгәртә.
Спорт мәктәбенең эшләү дәверендә бу мәктәптә 2 (ике) Олимпия уеннарында катнашучы спортчы, 2 (ике) 2013 елның Бөтендөнья җәйге Универсиадасы призеры, 8 (сигез) халыкара класслы спорт остасы, 70 (җитмеш) тән артык СССР һәм Россиянең спорт осталары әзерләп чыгарылды.
        Спорт мәктәбе түбәндәге хезмәт төрләре күрсәтә:

  • халыкка физик культура һәм спорт өлкәләрендә төрле ярдәм күрсәтү.
  • физик культура һәм спорт өлкәләрендә өстәмә профессиональ белем бирү  программаларын тормышка ашыру.
  • физик культура һәм спорт өлкәләрендәге өстәмә гомуми үстереш программаларын реализацияләү.
  • спорт төрләре буенча әзерләнү этапларында өйрәтү әшләре алып бару.           

                 Спорт мәктәбе эшчәнлегенең максатлары һәм бурычлары:

  • халыкның физик яктан сәламәтләнү һәм спортка булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү, физик культура буенча тәрбия бирү белән бәйле булган өстәмә программаларны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтү.
  • күп сандагы  балалар һәм яшүсмерләрне системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.
  • сортчыларда физик, әхлак һәм ихтыяр көчен арртыру.
  • укучыларның сәламәтлек хәлен яхшырту.
  • спортчыларның физик хәзерлеклелек һәм спортта ирешкән нәтиҗәләрен арттыру.
  • Балалар һәм яшьләр арасында начар гадәтләрнең һәм төрле хокук бозуларның таралуына каршы кисәтү чаралары алып бару.
  • Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең җыелма командаларына керү өчен күп санда өметле спортчылар җыю, аларны махсус өйрәтү, югары һәм тотрыклы нәтиҗәләргә ирешүдә булышу.
  • Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалид балалар арасында физик культура һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнүчеләрне арттыру.

           Бүгенге көндә безнең мәктәбебездә 4 (дүрт) спорт бүлеге эшли: дзюдо, самбо, авыр атлетика, спорт көрәше (грек-рим көрәше һәм ирекле көрәш). Бу бүлекләрдә 700 (җиде йөз) дән артык спортчы шөгыльләнә.
           Мәктәбебездә югары квалификацияле 30 (утыз) укытучы – тренер, 2 (ике) Россиянең атказанган тренеры, 3 (өч) Татарстан Республикасының атказанган тренеры эшли.
           Ел дәвамында “Батыр” спорткомплексында 30 (утыз) дан артык массакүләм спорт чаралары уздырыла.
    “Батыр” спорткомплексы халык өчен түбәндәге өстәмә түләүле хезмәт күрсәтә:
- 4 (дүрт) тән алып 10 (ун) яшькәчә  балалар өчен түләүле белем бирү.
- олылар өчен түләүле аэробика һәм атлетик гимнастика.
- Спорт уен залы арендага биреп торыла.

 

Гарифуллин Руслан Ровшанбек улы
«Батыр» олимпия резервы республика спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү дәүләт автоном учреждениесе
Гарифуллин Руслан Ровшанбек улы
Җитәкче
Телефон:
523-66-05
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International