«Фехтование буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү дәүләт автоном учреждениесе

назад

Спорт мәктәбе дәүләт автоном учреждениесенә 1966 елда нигез салына. Татарстан мәктәбе – Россиядәге фехтованиенең барлык төрләрен – рапира, шпагалар һәм кылычларда – гармонияле бәйли торган азсанлы мәктәпләрнең берсе.
Беренче зур җиңүләр 1966 елда ачылган махсуслаштырылган фехтование мәктәбе ачылу белән килде. Бу вакытта мәктәптә талантлы спортчыларның тулы бер буыны үсеп чыкты. Алар арасында Олимпия уеннары чемпионнары, атказанган спорт мастерлары: Наилә Гыйләҗева, Валентина Никонова, Ольга Князева, халыкара класслы спорт мастерлары Ольга Вощакина, Эльбрус Баянов, Илдар Шәймәрданов, Айрат Әбделманов, Екатерина Шурупина, Илья Мокрецов, Игорь Радугин, Александр Падеров, Елена Шашарина, Камилла Гафурҗанова, Александр Великанов, Дарья Пожарова, Рамил Гайсин бар.

Укытучы-тренерлар – 25 кеше.
Алар арасында: Россиянең атказанган тренерлары, атказанган спорт мастерлары, спорт мастерлары, югары категорияле тренерлар.

1) Мәктәптәге бүлекләр:

Егетләр шпагасы     Егетләр рапирасы             Егетләр кылычы               

Кызлар шпагасы    Кызлар рапирасы               Кызлар кылычы          СОГ

   208 кеше            195 кеше                          117 кеше                     280


Мәктәптә барлыгы 50 укыту группасы санала. Шөгыльләнә торган балаларның гомуми саны – 800 кеше

2) Фехтование буенча матди базасы

Спорт комплексының 2 спорт залы бар:

1 нче номерлы зал               36 м. х 18 м. = 648 кв.м.

2 нче номерлы зал               30 м. х 18 м. = 540 кв.м.

Питрәч районында урнашкан «Олимп» спорт-сәламәтләндерү лагере.

 

Шәймәрданов Илдар Равил улы
«Фехтование буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү дәүләт автоном учреждениесе
Шәймәрданов Илдар Равил улы
Директор
Телефон:
(843) 523-85-07
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International