«Ат спорты буенча республика спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе

назад

Ат мәктәбе

Адресы: 420045, Казан шәһәре, Патрис Лумумба урамы, 47А йорты, ХАСК

Хәбәрләшү өчен телефон: +7(917)-220-39-78, +7(987)-270-82-64, +7(917)-220-40-59

Электрон адрес: konshkolakazan@yandex.ru
 
Профиле: атлар спорты (яшь атны өйрәтү, конкур, өч төр ярыш)

Эш тәртибе: якшәмбе-дүшәмбе 08:30-17:30, шимбә-якшәмбе 8:30-12:30

2000 елның октябреннән эшли башлый.

Ат спорты буенча Ат мәктәбеның оештыручысы булып Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы тора.
Ат спорты буенча Ат мәктәбе ат спортының Олимпия төрләрен үстерә:

  • Яшь атны өйрәтү (халыкара терминология буенча – дрессура) – ат спорты төре, шулай ук ат белән идарә итү сәнгате; атта йөрүнең югары мәктәбе. Аның максаты булып атның физик мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен гармонияле үстерү тора.
  • Конкур (каршылыклар аша сикерүләр) – бу ат спортының иң яшь, әмма шул ук вакытта иң матур төре. Йөз еллап кына гамәлдә булса да, барлыкка килүенең беренче көннәреннән үк ул спортчылар һәм тамашачылар арасында зур популярлык казанды.
  • Өч төр ярыш  – бу ат спортының Олимпия төре, ул үз эченә манежда йөрү, кросс һәм каршылыкларны җиңүне ала.

Мәктәптә 130 дан артык укучы шөгыльләнә. Балалар белән 5 тренер-укытучы эшли. Мәктәп спортчылары төрле дәрәҗәдәге ярышларда чыгыш ясыйлар һәм Идел буе федераль округы һәм Татарстан Республикасының ат спорты буенча җыелма командасы әгъзалары булып торалар. Балаларны мәктәпкә бюджет төркемнәренә кабул итү уку елы башында гамәлгә ашырыла. Балаларның яше – 8 дән 10 яшькә кадәр.

Шулай ук атларны абонемент буенча һәм шәхси прокатка алу да үткәрелә. Тренер, ат йөртүче һәм иппотерапевт белән прокат алдан язылу буенча (белешмәләр өчен тел.: +79600349949) гамәлгә ашырыла.

 

Насыйбуллина Айгөль Равил кызы
«Ат спорты буенча республика спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе
Насыйбуллина Айгөль Равил кызы
Телефон:
(843) 279-66-02, (843) 279-29-42
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International