«“Маяк” спорт комплексы» дәүләт автоном учреждениесе

назад

1971 нче елның 6 нчы октябрендә оештырылган дәүләт автоном учреждениесе «Маяк» спорткомплексы төрле дәрәҗәдәге һәм юнәлештәге ярышларга әзерләнү максатыннан өйрәнү һәм тренировка сборларын оештыруда Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының һәм БДБ республикаларының җыелма командалары өчен еллар дәвамында сыналган ышанычлы партнеры булып тора.

Комплексның төп максаты булып - җыелма команда әгъзаларының һәм аерым спортчыларның спорт осталыгын арттыру йөзеннән, спорт җиһазларын нәтиҗәле куллану һәм спорт федерацияләренең профильле спорт төрләре буенча планлаштырган чараларын оештыру тора.

 Дәүләт автоном учреждениесе «СК «Маяк» әлеге төр эшчәнлекне алып бара:

- Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе республикалары, край һәм өлкәләре, якын һәм ерак БДБ илләре җыелма командаларының өйрәнү-тренировка процессын оештыру һәм уздыру;

- спорт чараларында һәм өйрәнү-тренировка сборларында катнашучыларны спорт җиһазлары, кунакханә һәм кайнар азык белән тәэмин итү;

- спорт-массакүләм һәм күңел ачу чараларны оештыру һәм үткәрү;

 

Бу уникаль, күпфункцияле спорт комплексы үзе эченә түбәндәгеләрне ала:

• Зал-манеж 72х36м;
• кунакханә 62 урынлык , 1 нче катта 50 утыру урыны булган ашханә;
• Чаңгы-роллер трассасы 3200 м.;
• Чаңгы трассалары: 1000 м., 2000 м., 3000 м., 5000 м. һәм 7000 м.;
• Яктыртылган чаңгы трассасы 1400 м.;
• Кышкы(чаңгы, тюбинг, снегоход) һәм җәйге (роликлы тимераяк, скейтборд, велосипед, чаңгы роллерлары) спорт инвентарен прокатка бирү үзәге;
• Авыр атлетика залы на 14 помостов;
• Тренажер залы 350 кв.м.;
• 2 фитнес-залы;
• Мини бассейнлы сауна
• Конференц-зал, 30 һәм 150 урынлык ;
• Ябык мәйданчык ( шатер) 120 урынлык;
• Стадион;
• Сәхнә;
• Интернет, Wi-Fi

Авыр атлетика буенча Россия Федерациясе җыелма командалары, Татарстан Республикасының чаңгы ярышлары, авыр атлетика, туплы хоккей, спорт гимнастикасы, өстәл теннисы, ишү спорты буенча җыелма командалары безнең даими кунакларыбыз.

Ел саен спорт ориентлашу, велотуризм, волейбол, җиңелгән этләрдә узышу һәм башка күп төрле Россия һәм Республика беренчелекләре уза.

Безнең комплекста семинарлар, конференцияләр, күргәзмәләр, спорт-массакүләм чаралары, палаткалы слетлар һәм студентлар бәйрәмнәре уздырыла.Туристик походлар һәм катамараннарда йөзү оештырабыз һәм үткәрәбез. 

Белов Евгений Александрович
«“Маяк” спорт комплексы» дәүләт автоном учреждениесе
Белов Евгений Александрович
Телефон:
8 (84371) 5-14-39, 89196989777
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International