«Спорт сарае» дәүләт бюджет учреждениесе

назад

   “Спорт Сарае” дәүләт бюджет учреждениесенең бурычлары булып хоккей, фигуралы шуу һәм башка спорт төрләрен үстерүдә спорт корылмасының нәтиҗәле кулланылышын арттыру тора.
Учреждениенең функциясе булып алкалы хоккей, фигуралы шуу буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренә күнегүләр һәм ярышлар процессын, шулай ук башка спорт төрләре буенча чаралар үткәрү өчен шартлар тудыру тора.
 “Спорт Сарае” дәүләт бюджет учреждениесе – уникаль спорт корылмасы. Анда ел әйләнәсендә бер туктаусыз ике боз мәйданчыгы эшләп тора. Аларда укыту-күнегү дәресләре, мәдәни һәм спорт масса-күләм чаралары үткәрелә.
“Спорт Сарае” бинасының гомуми мәйданы якынча 22 000 м2. Аның эчендә 437 бүлмә, тамашачылар өчен трибуналары булган ике боз мәйданчыгы, ике хореография залы, спорт залы, тренажер залы, матбугат үзәге (пресс-центр) һәм Ш.Х. Галеев исемендәге Татарстан Республикасы спорт музее урнашкан.  

 

Исмәгыйлев Марат Нәкыйп Улы
«Спорт сарае» дәүләт бюджет учреждениесе
Исмәгыйлев Марат Нәкыйп Улы
Директор
Телефон:
292-26-73
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International