Төп эш юнәлешләре:
• спорт ярышларына катнашучыларны, студентларны һәм башка вакытлыча яшәп калучыларны урнаштыру, аларга хезмәт күрсәтү;
• Универсиада Авылында яшәүчеләргә мәдәни яшәеш һәм көнкүреш өчен кирәкле шартлар тудыру;
• Универсиада Авылында яшәүчеләрне мөстәкыйль әзерлекләр алып бару, мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары үткәрү өчен шартлар белән тәэмин итү;
• сәламәт яшәү рәвешен, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүне киӊ җәелдерү;
• Универсиада Авылы җирлегендә җылылык һәм су бирү, канализация һәм электр системаларын, инженерия челтәрләрен, коммуникацияне хезмәткә яраклы тәртиптә тоту һәм аларныӊ эшен тәмин итү;
• биналарны һәм әйләнә-тирәләрен санитария таләпләренә туры килерлек итеп чисталыкта тоту.