«Республика спорт-адаптация мәктәбе» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе

назад

Адаптив мәктәп

«Республика спорт-адаптация мәктәбе» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – «Учреждение») Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 31 декабрендә кабул ителгән «Республика балалар-яшүсмерләр өчен спорт-адаптив мәктәп» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесен төзү турында» 1086 номерлы карары нигезендә төзелде.

Учреждениенең төп максатлары булып түбәндәгеләр тора:

  • Мөмкин сандагы инвалидларны һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле затларны (шул исәптән психик үсеше тоткарланган, менталь тайпылышлары булган затларны) физик реабилитация һәм социаль адаптация кысаларында системалы рәвештә физкультура белән шөгыльләнүгә тарту, аларның алга таба спорт белән шөгыльләнүгә һәвәслеген һәм яраклыгын ачыклау, аңа карата тотрыклы кызыксыну тәрбияләү;
  • Инвалидларны һәм сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле затларны рухи-әхлакый, гражданлык-патриотик, хезмәт тәрбиясе белән тәэмин итү;
  • Инвалидлар һәм сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле затларның иҗади потенциалын ачыклау һәм үстерү;
  • 7-18 яшьләрдәге инвалидларның һәм сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле затларның, белем бирү учреждениеләрдә укучылар һәм 30 яшькә кадәрге яшьләр өчен шәхесара үсеш, сәламәтлекне ныгыту, профессиональ яктан үзбилгеләнеш һәм иҗади хезмәт өчен кирәкле шартлар булдыру һәм тәэмин итү
  • Спорт резервын һәм инвалидлар арасында Россия беренчелеге һәм чемпионатлары, халыкара ярышлар, дөнья, Европа беренчелекләре һәм чемпионатлары, Паралимпия, Сурдлимпия уеннары һәм интеллектлары бозылган спортчылар өчен Махсус Олимпиадаларда катнашучы югары класслы спортчылар, спорт осталарын, халыкара класслы спорт осталарын әзерләү;
  • Инвалидлар һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле затларны җәмгыятьтә яшәүгә җайлаштыру;
  • Инвалидлар һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле затларның гомуми культурасын булдыру;
  • Инвалидлар һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле затларның ялын эчтәлекле итеп оештыру;
  • Физик тәрбия һәм спорт дәресләрендә инвалидлар һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле затларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү;
  • Укучыларны әлеге спорт төре буенча алга таба камилләшү һәм адаптив физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә кадрлар әзерләү өчен урта һәм югары махсус уку йортларына юллау;
  • Татарстан Республикасында спорт-адаптив мәктәп, матди-техник базаны һәм, тулаем алганда, адаптив физик тәрбия һәм спорт ныгытуга юнәлдерелгән региональ программаларны тормышка ашыру.

 

 

Сафиүллина Фәридә Идрис кызы
«Республика спорт-адаптация мәктәбе» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе
Сафиүллина Фәридә Идрис кызы
Директор
Телефон:
8 (843) 294-65-20
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International