“Әлмәт физик культура көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе

назад

1975 елда нигез салынган Әлмәт физик культура техникумы Татарстан Республикасында физик тәрбия, спорт һәм туризм өлкәсе өчен кадрлар әзерләү буенча әйдәп баручы урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең берсе булып тора. 49.02.01 Физик тәрбия һәм 050141 Физик тәрбия (югары дәрәҗәдәге) белгечлекләре буенча көллияттә Татарстан Республикасыннан гына түгел, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән (Самара, Киров һәм Оренбург өлкәләре, Удмуртия, Чуашстан, Башкортостан һәм Марий Эл республикалары) килгән 240 тан артык кеше белем ала.

50 ел эшләү дәверендә көллият физик тәрбия һәм спорт буенча 6000 нән артык белгеч әзерләп чыгарган, аларның күбесе бүген мәгариф учреждениеләрендә физик культура буенча инструкторлар һәм укытучылар, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре һәм спорт клублары тренер-укытучылары булып эшли.

2018 елның 1 сентябреннән «Әлмәт физик культура көллияте» ДАҺБУ Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы карамагында тора.

Гайфуллин Илдус Миннахмат улы
“Әлмәт физик культура көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе
Гайфуллин Илдус Миннахмат улы
Телефон:
+7(855)-343-54-10
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International