Максатлары һәм бурычлары

Татарстан Республикасы спорт министрлыгы Татарстан Республикасында физик культура һәм спорт өлкәсендәге эшчәнлекне тәэмин итә һәм координацияли.

Министрлыкның төп вазыйфалары:

  • физик культура, спортны үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен формалаштыра һәм гамәлгә ашыра;
  • физик культура һәм спортны үстерү өлкәсендә, иҗтимагый спорт берләшмәләре эшчәнлегендә иҗтимагый әһәмиятле инициативаларны тормышка ашыра;
  • физик культура, спорт учреждениеләренең һәм спорт резервын әзерләү оешмаларының челтәрен үстерү һәм аларның эшчәнлеге өчен шартлар тудыру, республиканың җыелма командаларын оештыру, балалар һәм яшүсмерләрнең массакүләм спортын һәм югары дәрәҗәдәге казанышлар спортын үстерү;
  • физик культура, спорт мәсьәләләре белән шөгыльләнүче иҗтимагый, хәйрия оешмалары, федерацияләр һәм ассоциацияләр белән хезмәттәшлек итү һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итү һ.б.

Министрлыкның төп функцияләре:

  • физкультура-спорт өлкәсендә эшләүче берләшмәләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, эшчәнлекне оештыру;
  • физик культура һәм спорт үстерү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне тәэмин итү.

Соңгы яңарту: 2022 елның 19 мае, 13:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International