Форум делегатларының татар теле ачылды – Айрат Фәйзрахманов

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

1 октябрь көнне Германиянең башкаласы Берлин шәһәрендә III Европа татар яшьләре форумы тәмамланды. Форум нәтиҗәләре турында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов сөйләде.

“Форумның географиясе бик киң иде. Кайбер илләрдән килгән делегатларның гаиләләре берничә гасыр Ауропада яши. Күбесенең туганнары Европада 10-30 ел гына. Барлык мәгълүмат та татар телендә яңгырады дип әйтеп була. Инглиз теле дә еш кулланылды”, - дип сөйләде ул.

Айрат Фәйзрахманов Ауропа татарларын бүгенге көн проблемалары кызыксындыруы турында әйтте.

“Казанлылар һәм башка ил татарлары күбрәк тәҗрибә белән уртаклашырга тырышты. Моны проектларга багышланган форум дип атап була. Проектлардан тыш тел, мәдәният өлкәсендә булган проблемаларга да фикер алыштык”, - диде тарихчы.

“Без куйган максатыбызга ирештек – аралаштык, тәҗрибә белән уртаклаштык. Кайсылары – минем татар телем ачылды дип әйтте. 2-3 көн аралашу яшьләргә татар телен кулланырга этәргеч булган”, - диде Айрат Фәйзрахманов.

Форум Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татар яшьләренең Европа берләшмәсе, Германиядә яшәүче татар яшьләренең “Аргамак” оешмасы һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының Германиядәге вәкиле Таһир Гатауллин ярдәме белән оештырылган.

III Европа татар яшьләре форумында Россия, Германия, Италия, Бөекбритания, Финляндия, Швеция, Бельгия, Литва, Нидерланд, Чехия, Румыния, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән һәм башка илләрдән 70кә якын делегат катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International