Чаллыда озын толымлы кызларны сайлыйлар

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Чаллыда "Шатлык" яшьләр үзәгендә иң озын толымлы кызларны сайлаячаклар. Бу кызлар төбәкара "Чулман аръягы озын толымы-2017" бәйгесендә катнашачаклар.

Конкурста 5 яшьтән алып 30 яшькәчә гүзәлләр катнаша ала. Озын толымлыларны яшь төркемнәренә бүлеп сайлаячаклар. Конкурс шартлары бик кырыс, әйтик, 5–9 яшькә кадәрге төремдә кызларның чәче 40 сантиметрдан ким булмаска тиеш, 10–14 кә кадәрге үсмерләрнең толымнары 50 сантиметр, 15 тән 30 яшькә кадәргеләрнеке 60 сантиметр булырга тиеш. Болардан тыш кызларның таланты, уңганлыгы да сыналачак. Бәйге үзе Чаллыда үтәчәк, анда күше район-калалардан да гүзәл затлар киләчәк.

"Чулман аръягы озын толымы-2017" конкурсын оештыручылар җиңүчеләргә затлы бүләкләр вәгъдә итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International