Фиба халыкара баскетбол федерациясенең бәяләү комиссиясе Казанга килде

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

2023 елда баскетбол буенча узачак Ирләр дөнья кубогын уздыру өчен Россия шәһәрләренең әзерлеген тикшерергә тиешле ФИБА Халыкара баскетбол федерациясенең бәяләү комиссиясе Казанга килде.

Визит ТР Министрлар Кабинетындагы очрашудан башланды. ФИБА бәяләү комиссиясе составына  Хамане Нианг (аның президенты, ФИБА-Африка президенты, ФИБА вице-президенты), Инго Вайс (ФИБА казначее, Германия баскетбол федерациясе президенты) һәм Любомир Котлеба (ФИБА техник комиссиясе вице-президенты) кергән иде. Очрашуда Татарстан Республикасын ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шайхетдинов тәкъдим иттеләр.

Визит кысаларында комиссия баскетбол матчларын һәм өйрәнүләрне кабул итәргә тиешле спорт корылмаларын (“Баскет-холл”, “Татнефть-Арена”), шулай ук җыелма командалар, ФИБА вәкилләре, мәртәбәле кунаклар, журналистлар һәм җанатарлар яшәячәк һәм тукланачак кунакханәләрне  карады. Корылмаларны карап чыкканнан соң кунаклар журналистлар белән сөйләштеләр.

“Без бүген очрашу уздырган Татарстан Республикасы җитәкчелеге вәкилләренә, шулай ук Россия баскетбол федерациясе вәкилләренә рәхмәт әйтәсе килә.  Казан илнең спорт башкаласы булып тора һәм без шәһәрне карап йөрү барышында моны тулы мәгънәсендә тойдык. Биредә атмосфера да, кешеләр дә искиткеч.  “Баскет-холл” да безгә бик ошады: аның өй аренасы икәнлеге күренеп тора. Казан, “Уникс” җитәкчелеге кебек үк, бу объект белән горурлана ала”, - диделәр  ФИБА вәкилләре. Алар шулай ук “Баскет-холл”ның кешеләрне сыйдырышлыгы Казан җиңеп куйган очракта сынау матчларын уздыру таләпләрен тулысынча канәгатьләндерә алачагын да әйттеләр.

“Казан мөмкин булган ярышларга тулысынча әзер. Безнең “Баскет-холл” бар, бүген без кунакларга, параллель рәвештә уеннар уздыру өчен потенциаль объект буларак, “Татнефть-Арена”ны күрсәттек, шулай ук горурлыгыбыз булган “Казан Арена”ны тәкъдим иттек. Безгә куелган барлык таләпләр дә тиешле регламентлардан килеп чыга. Безгә алар тулысынча аңлашылалар һәм бүгене көнгә аларны үтәү буенча бернинди авырлык та юк. Шәһәрдә ярышларны уздыру өчен кирәк булган барлык инфраструктура да бар”, - диде “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров.

“Кунакларыбыз инде Казанда беренче тапкыр гына түгел. Бүген алар безгә башка халыкара федерацияләрдән булган коллегаларының да бәяләү сүзләрен җиткерделәр. Үз тәҗрибәсе аркасында Казан яхшы исәптә тора. Сүз дә юк, бу тәҗрибә заявка формалаштырганда да бик ярдәм итте, ул безгә җиңеп чыгарга да ярдәм итәр дип ышанабыз”, - диде Дирекция башлыгы.

Инде билгеле булганча, Россия 2023 елдагы Ир-атлар дөнья кубогын уздыруга дәгъва итә. Барлыгы 4 заявка бирелгән. Ике ил – Россия һәм Төркия турнирны ялгызлары гына кабул итәргә әзерләр. Аргентина һәм Уругвайдан, шулай ук Япония, Индонезия һәм Филиппиннан уртак заявка кергән.

Дөнья кубогы -2023 хуҗалары бу елның 9 нчы декабрендә ФИБА Үзәк Бюросы утырышында билгеле булачак.

Россия баскетбол федерациясе сайтында хәбәр ителгәнчә, безнең илне сайлап алу өчен төп аргумент – баскетбол буенча ир-атлар дөнья чемпионаты Советлар Союзында да, Россия Федерациясендә дә бер тапкыр да уздырылмаган. Спортның бу төрендә ике ил дә югары уңышларга ирешүгә карамастан, шулай булган. СССР җыелма командасы дөнья чемпионатларында өч тапкыр (1967, 1974, 1982 еллар), Олимпия уеннарында (1972, 1988 еллар) ике тапкыр җиңгән һәм 14 тапкыр Европа чемпионы булып торган – моның кадәр континенталь титуллар башка бер генә Европа илендә дә юк. Россия җыелма командасы 2007 елдагы Европа чемпионатында беренче булды, ике тапкыр (1994, 1998) дөньяның вице-чемпионы булу дәрәҗәсенә иреште, 2012 елда Лондонда узган Олимпиадада бронза алды һәм тагын өч тапкыр континент беренчелекләрендә призлы урыннар алды - 1993 елда – көмеш, 1997 һәм 2011 елларда - бронза.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, футбол һәм хоккей белән беррәттән, баскетбол Россиядә спортның иң популяр төрләренең берсе булып тора. Аның алга таба үсеше өчен җанатарлар һәм уенны яратучыларның яшь буынының дөньяның иң яхшы баскетболчылары катнашындагы матчларны үз күзләре белән күрүләре кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International