Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары Урал кубогында катнашты

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Рузилә Шаһиева һәм спортчыларны ярышка әзерләгән тренер Руслан Закиров пьедесталның беренче баскычына күтәрелделәр.

Әгерҗе балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кул көрәше секциясендә шөгыльләнүче егет-кызлар Екатеринбургта Урал кубогында катнаштылар. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 20дән артык команда килгән иде, дип яза җирле басма.

Иң көчле спортчылар катнашкан ярышта Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары да сынатмадылар. Рузилә Шаһиева һәм спортчыларны ярышка әзерләгән тренер Руслан Закиров пьедесталның беренче баскычына күтәрелделәр. Алмаз Вәлиуллин һәм Арсений Чечетко бишенче урын алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International