Равил Хәйруллин: Министрлык призына көрәш турнирына командалар көчле әзерлек белән килә

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Авыл районнары шәһәр көрәшчеләре белән ныгыган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республикакүләм ярышларда быел да шәһәр командалары катнашмаячак. Шуңа да карамастан, көрәш турнирына командалар арасында көндәшлек көчле булачак, командалар нык состав белән килә. Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә шундый фикер җиткерде.

«Быел катнашучы командалар һәм көрәшчеләр саны узган елгы турнирлар белән чагыштырганда ким булмаска тиеш. Һәр район көрәшчеләре дә җитди әзерләнә. Арада унлап район елдагыча ике команда куяр, мөгаен. Аның берсе төп команда булса, икенчеләрен, гадәттә, авыл хуҗалыгында эшләүче иганәчеләр куя. Моны тыныч кабул итәргә кирәк – мөмкинлекләре бар икән, куйсыннар һәм көрәшсеннәр генә. Әлеге турнирда авылдан килгән һәр көрәшчегә үзен күрсәтергә мөмкинлек бирергә кирәк», – ди Равил Хәйруллин.

Шәһәр командалары көрәшмәсә дә, андагы көрәшчеләрнең үз районнары данын яклаячагы да мәгълүм. Моны көрәш федерациясе башкарма директоры да яшерми.

«Шушы көннәрдә генә «Ак Барс» көрәш сараенда булырга туры килде. Андагы көрәшчеләрдән Фирдүс Зәйнуллин – Яшел Үзән, Азат Нурмөхәммәтов – Теләче командасы өчен көрәшергә әзерләнә. Ә Булат Мусинны командага Яңа Чишмә районы башлыгы үзе чакыртып алган, диделәр. Бу авыл районнары арасында көндәшлекне арттыра, командаларны ныгыта. Димәк, турнир да кызыграк булачак», – диде «Татар-информ»га Равил Хәйруллин.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республикакүләм ярышлар 20-21 октябрь көннәрендә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда узачак. Ул быел 22 нче мәртәбә үткәрелә. Турнирда һәр үлчәү авырлыгында җиңүчеләрне 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә.

Сүз уңаеннан узган елгы турнирда 52 командадан 323 көрәшче бил алышкан иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International