Фестивальнең өченче көне йомгаклары

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Сочиның Олимпия  паркындагы Үзәк аллеяда 17 нче октябрьдә  XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале кысаларында анда катнашучылар ГТО мәйданында үз көчләрен сынап карый алдылар. Иртәнге зарядканы Россия Һава-көч федерациясе вәкилләре уздырды. “DrumRoll Band” барабанчылары барабан ритмнары астында кызыклы шоу күрсәттеләр.

“Мин Россиядә икенче тапкыр һәм Сочины бик ошаттым. Биредә матур спорт объектлары күп, ә бар дөньядан җыелган кешеләр бик итәгатьлеләр һәм дустанәләр. Фестивальдә катнашу минем тормышымдагы иң яхшы тәҗрибәләрнең берсе булачагына шигем юк. Минем фикеремчә, ГТО хәрәкәте сәламәтлекне яхшы хәлдә сакларга ярдәм итә. Комплекс сынаулары күңелемә хуш килделәр. 10 ел баскетбол белән шөгыльләндем, хәзер инде, озак вакыт өзеклектән соң, йөгерү буенча шөгыльләнә башларга исәп. Бу мөмкинлек өчен рәхмәт”, - диде Сербиядән  Неда Трифуновик.

Мәйдан эшенең өченче көнендә Фестивальдә катнашучы 1115 кеше ГТО сынауларын узуда үз көчләрен тикшереп карадылар.

ГТО сынауларын үтәүдә рәсми булмаган команда халыкара исәбендә түбәндәге командалар аерылып торды:

·      Россия

·      Һиндстан

·      Казахстан

·      Шри-Ланка

·      Непал

·      Вьетнам

·      Румыния

·      Молдова

·      Әрмәнстан

“Урында торган килеш ераклыкка сикерү”дә рекордны Нигериядән Оби Чидубем Жер куйды, 320 см га сикерде. Ул инде җиңел атлетика белән күптәннән шөгыльләнә икән.

Шулай ук рекорд куйдылар:

·      Асылынып торган килеш биек аркылы таякта тартылу - Петр Любимов, 29 тапкыр.

·      Идәндә яткан килеш гәүдәне күтәрү - Анна Молочко, минутка 65 тапкыр.

·      Кулларны бөгү-турайту - Игорь Голов, 113 тапкыр.

·      Алга таба иелү – Нигердан Хабибоу Ассоумана, планка дәрәҗәсеннән 23 см аскарак.

·      Асылынып торган килеш тәбәнәк аркылы таякта тартылу - Татьяна Озорнина, 30 тапкыр.

·      Гер күтәрү - Николай Наумкин, 121 тапкыр.

Мәйдан эшчәнлегенең өч көне нәтиҗәләре буенча ГТО комплексы сынауларын 2927 кеше узып караган.

ГТО сынауларын тест рәвешендә узуда барлыгы 65 ил катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International