Фестивальнең дүртенче көне нәтиҗәләре

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Сочиның Олимпия паркындагы Үзәк аллеяда 2017 елдагы Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале кысаларында 18 октябрьдә Фестивальдә катнашучылар ГТО сынауларын узуда үз көчләрен сынап карадылар.

Иртәнге зарядканы Россия һава –көч федерациясе вәкилләре уздырды.

Мәйдан эшчәнлегенең дүртенче көнендә ГТО сынауларын 1159 кеше узып карадылар.

ГТО сынауларын үтәү буенча рәсми булмаган халыкара командалар исәбендә түбәндәге илләр аерылып тора: 

·      Россия

·      Казахстан

·      Һиндстан

·      Белоруссия

·      Латвия

·      Украина

·      Македония Республикасы

·      Үзбәкстан

·      Кыргызстан

·      Греция 

Шулай ук рекордчылар булдылар:

·      Урыннан ике аяк белән этелеп озынлыкка сикерү - Кузина Юлия, 270 см

·      Асылынып торган килеш биек аркылы таякта тартылу - Муромов Евгений, 28 тапкыр

·      Идәндә яткан килеш гәүдәне күтәрү - Вахминина Анастасия, минутка 68 тапкыр

·      Кулларны бөгү-турайту - Козлов Денис, 103 тапкыр

·      Алга иелү -  Власова Надежда, планка дәрәҗәсеннән 32 см түбәнрәк

·      Асылынып торган килеш тәбәнәк аркылы таякта тартылу - Алчинова Аделина, 30 тапкыр

·      Гер күтәрү – Белоруссиядән Виджукевич Дмитрий, 120 тапкыр

ГТО сынауларын узуда барлыгы 79 ил вәкилләре катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International