Кайбыч районы җыелма командасы бадминтон буенча финал ярышларында катнашачак

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Буа шәһәрендә Иделаръягы зонасы районнары командалары арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионат үтте.

Буа шәһәрендә Иделаръягы зонасы районнары командалары арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионат үтте. 

Республика беренчелегенә үткән ярышларда 2003 елгы һәм аннан яшьрәк бадминтончылар катнашса, чемпионатта яшь буенча чикләүләр булмады. Анда укучылар да, студентлар, авыл яшьләре, тренерлар да уйнады. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Хәмзә Юнысов җитәкчелегендәге Кайбыч районы җыелма командалары, барлык көндәшләрен отып, республика беренчелегендә дә, чемпионатта да җиңү яулады. Командада уйнаучыларның күпчелеген Борындык, Федоровское мәктәпләре укучылары тәшкил итә. Безнең командаларга декабрь аенда Казан шәһәрендә үтәчәк финал ярышларында Иделаръягы зонасы данын да якларга туры киләчәк. Шунысы куанычлы, безнең егет-кызлар урта мәктәпне тәмамлап шәһәргә киткәч тә, спортның яраткан төрләре белән шөгыльләнә. Алмаз Әбләизов, Ильмир Шәмсетдинов, Алисә Вәлиева һәм Гөлшат Вәлиеваларның район җыелма командасына чакыруны теләп кабул итүләре, үзләренең осталыклары белән команданың җиңүенә зур өлеш кертүләре шуны раслый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International