ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясендә Татарстанда спорт елына нәтиҗәләр ясадылар

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узган Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясендә Татарстанда спорт өлкәсендә 2017 елга нәтиҗәләр ясадылар. Утырышта статс-секретарь – Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Роман Камаев, Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстан Республикасы Регби федерациясе президенты Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры, коллегия рәисе Владимир Леонов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе, ТР Спорт көрәше федерациясе президенты Экзам Гобәйдуллин, ТР буенча төп федераль инспектор Ренат Тимерҗанов катнаштылар.

Утырышны Владимир Леонов ачты. Аның сүзләренчә, 2017 елда Татарстан халыкның физик культура һәм массакүләм спорт белән шөгыльләнүе дәрәҗәсе буенча чираттагы тапкыр ил лидеры булып танылган. Республика территориясендә, шул исәптән 40лап зур бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге чараларны да исәпкә алып, 800дән артык спорт чаралары уздырылган.

Россиядә 2017 елдагы Конфедерацияләр Кубогы елның төп вакыйгасы булды. Казанда турнир чаралары, федераль һәм республика җитәкчеләре, шулай ук FIFA җитәкчелеге, спортчылар һәм тренерлар бәяләмәләре буенча иң югары дәрәҗәдә узды. Россиядә 2018 елдагы Футбол буенча дөнья чемпионатына™ әзерлек эшләре дәвам итә – бүгенге көнгә барлык хезмәтләр дә җәлеп ителгән, өйрәнүләр кырларын һәм төп аренаны әзерләү эшләре ахырына якынлашып килә.

Узган ел шулай ук һавадагы ярыш буенча Red Bull Air Race дөнья чемпионаты этабы, Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары урындагы затларның алтынчы халыкара конференциясе (МИНЕПС VI), Ушу буенча дөнья чемпионаты һәм башка күп кенә халыкара дәрәҗәдәге ярышлар белән истәлекле булды. Аларны оештыруга Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе зур тырышлык куйды.

Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, соңгы ел эчендә физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүчеләр санын 43,5 процентка арттыруга ирешелгән, бу исә миллион ярым татарстанлы дигән сүз. Бу саннар буенча Татарстан инде федераль программаның максатчан күрсәткечләрен узып китте, 2020 елга республика халкының яртысын спортка тарту планлаштырыла.

Массакүләм спортны пропагандалауда “Хезмәткә һәм оборонага әзер” бөтенроссия физкультура-спорт комплексы да зур роль уйный. Россия Федерациясендә комплексны алга этәрүнең өч еллык этабы нәтиҗәләре турында Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры урынбасары – ГТО БФСК алга этәрү департаменты җитәкчесе Александр Карпов сөйләде. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, республика дәрәҗәсендә ГТО порталында ярты миллионнан артык халык теркәлгән, республикада хәзер 51 муниципаль үзәк һәм тестлар узу өчен 358 урын эшли. Республиканың сынауларны узарга алынган 240 000нән артык халкы арасында  нормативларны 74 000 тирәсе кеше төрле аерымлык билгеләренә уздылар.

2018 елга булган планнар туында әйткәндә Владимир Леонов бу елның бөтен илнеке кебек үк Татарстанның спорт тармагында да юбилей елы булачагын билгеләп үтте: 31 нче майда Казанның 2013 елдагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыруга заявкасы җиңүгә ирешкәнгә 10 ел, аннары исә, июль аенда, Уеннарны уздыруына 5 ел тула. “Без бу проектны гамәлгә ашырган өчен үзебезнең җитәкчелеккә һәм барлык 2013 Командасына рәхмәтлебез. Универсиада безгә бәһаләп бетереп булмаслык бик зур мирас калдырды. Бу датага без истәлекле чаралар багышлаячакбыз”, - диде Владимир Леонов.

Коллегия утырышында шулай ук бүләкләү тантанасы да узды, аның кысаларында “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО хезмәткәрләре бүләкләнде. “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Транспорт һәм логистика департаменты җитәкчесе урынбасары Вәлиева Дания Шәүкәт кызы Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтенә, Дирекциянең генераль директоры киңәшчесе Владимир Валерьевич Михайлов һәм Дирекциянең сервислар департаменты җитәкчесе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Синхрон йөзү федерациясенең башкаручы директоры Александра Евгеньевна Бабичева Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә лаек булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International