Әгерҗе авыл җирлекләре башкарма комитетлары белгечләре йөзү һәм чаңгыда йөрү буенча сынала

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Әгерҗедә күп еллар дәвамында авыл җирлекләре арасында спартакиада уза. Ул үз эченә волейбол, җиңел атлетика, шашка-шахмат, бадминтон, аркан тарту, дартс һәм башка күптөрле ярышларны ала.

Быел спартакиада 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә башланачак. Бәйрәм көнне аны район җитәкчеләре белән берлектә тантаналы төстә ачу планлаштырыла.

Бу көнне авыл башлыклары дартс буенча осталыкларын күрсәтәләр. Волейбол уеннарына жирәбә дә сикертеләчәк. Соңгысы буенча ярышлар төрле авылларда уздырылачак, бер генә спорт залы да читтә калмаячак, диләр оештыручылар. Командалар көнгә бер генә уен күрсәтәләр һәм 25 очкога кадәр уйныйлар. Ир-егетләр бәйрәмендә кул көрәше, аркан тарту ярышларында физик яктан иң көчлеләрне һәм бердәм командаларны да ачыклыйлар. Гомумән, быел узачак спартакиадага ун ярыш төре кертелде. Яңа төрләр дә бар. Болар – авыл җирлекләре арасында чаңгы һәм йөзү буенча эстафеталар. Бу ярышларда авыл җирлекләре башкарма комитетлары белгечләре катнашу мәҗбүри булачак.

Спартакиада кысаларында авыл башлыклары өчен бадминтон уздыру да күздә тотыла. Спорт сөючеләр үзләрен шашка, шахматта да күрсәтә алалар. “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе“ ярышларында да гаиләләр актив катнашырлар дип көтелә. Спартакиадада авыллардан гына түгел, шәһәрдән дә бер команда сыналачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International