Апас районың Иске Йомралы авылында хоккей буенча район яшьләре арасында турнир булды

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Әлеге уен “Легион” командасы кубогына беренче тапкыр уздырылды.

Апас районың Иске Йомралы авылында хоккей буенча район яшьләре арасында турнир булды. Әлеге уен “Легион” командасы кубогына беренче тапкыр уздырылды. Барлыгы дүрт команда катнашты.

Турнирга стартны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбәдуллин бирде. Ул барлык спортсменнарны матур уен күрсәтергә өндәде һәм аларга әлеге турнирда уңышлар теләде.

Әлеге уеннарны оештыруның иганәчеләре дә бар иде. Алар спортны сөючеләр өчен барлык көчләрен куйды. Алар арасында Ильназ Саттаров. Әлеге егетне инде без Йомралы җирлегендә җәй көннәрендә үткәрелгән ат чабышлары буенча беләбез. “Менә инде хоккей турниры үткәрәбез дигәч, монда да өлешемне кертергә булдым”, - ди ул үзе. Шулай ук әлеге турнирга спорсменнарны алып килергә, аларны ашатырга Рамазан Гашыйгуллин булышкан. Йомралы мәктәбенең тәмамлап киткән, бүгенгесе көнне дә туган авылын онытмыйча, әледән-әле туган якларына булышлык итүче Ильдар Загитовны да әйтеп узарга кирәк. Ул Легион командасына форма тектереп биргән. Һәм инде шушы турнирны башлап йөрүче, Легион командасының капитаны Радик Галимҗановта бу турнирга бик зур өлешен керткән.

Барлык җыелган җанатарлар өчен һәм уенчылар өчен кайнар чәй белән коймаклар оештырылган иде. Шулай ук хоккейчылар өчен Иске Йомралы мәктәбендә кайнар ризык та әзерләнгән иде.

Уеннар бик кызу барды. Турнир дусларча гына оештырылган булуына карамастан бер генә команданың да җиңүне бирәсе килмәде. Беренче минутлардан ук уенчылар бер-берсенең капкасына хөҗүмгә кереште. Җанатарларны сөендереп капкаларга алкалар керә башлады.

Ләкин инде никадәр генә командаларның кубок иясе буласы килсәдә, җиңүче була тик бер генә. Турнирның финалында “Комета” белән “Свияга” командалары очрашты. Уен бик кискен барды. “Свияга” уенчылары алга чыкты, ләкин “Комета” хоккейчылары уенны тигезләде. Хоккейчылар бер-берсенең капкасына хөҗүмнәрен яудырып кына торды, җанатарлар салкында тавышлар югалтудан курыкмыйча бар кәченә үз командалары өчен җанатты. Алка кертергә һәр команданың да мизгелләре бар иде. Әмма уен 2:2 исәбе белән төгәлләнде. Җиңүчене билгеләр өчен һәр капкага өчәр буллит бирелде. Капкачыларның осталыгын билгеләү вакыты җитте. Буллитларда да исәп тигез барды. Әмма соңгы мизгелдә “Свияга” командасы үзенең мөмкинлеген тормышка ашырып җиңүне яулады. Команданың капкачысы Айдар Габитов “Иң яхшы капкачы” булып билгеләнде. “Иң яхшы хөҗүмче” булып “Комета” командасыннан Алмаз Муратов танылды.

Шулай итеп әлеге турнирда өченче урынга “Легион”, икенче урынга “Комета”, ә инде беренче урынга һәм “Легион” командасына кубогына “Свияга” командалары лаек булды.
“Иң яхшы җанатар” булып Марсель Мардеев танылды, диелгән район хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International