Теләче укучылары чаңгы ярышларында катнашты

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Ярышта районның 13 мәктәбеннән 108 укучы катнашты.

Теләче чаңгы базасында республика укучылары спартакиадасының район этабы узды. Чаңгы ярышында 2002 -2003 һәм 2004 -2005 нче елларда туган кызлар, егетләр катнашты, дип яза җирле басма.

Көннең чагыштырмача салкын булуына да карамастан, ярышта районның 13 мәктәбеннән 108 укучы катнашты. Бәйге барышында егетләр, кызлар яшьләренә карап чакрым ярым, ике һәм өчәр чакрым арада көч сынашты. Ярышны оештыручылар яшь спортчыларны 10 секундлык интервал белән җибәреп тордылар диелә район хәбәрендә.

Шәхси беренчелектә призлы урыннарны яулаучыларга Мактау кәгазьләре, медальләр тапшырылды. Команда беренчелегендә җиңүгә ирешкән Шәтке, Олы Мәтәскә урта һәм Сауш төп мәктәпләренә Мактау грамоталары тапшырдылар. Бәйгедә җиңү яулаган укучылар 27 - 28 гыйнвар көннәрендә Лениногорск шәһәрендә узачак республика бәйгесендә районыбыз данын яклап чыгыш ясаячаклар диелә район басмасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International