15 май «Орион» яшьләр үзәгендә «Перезагрузка 2.0» иреклеләр мәктәбенең соңгы дәресе узды.
Ел дәвамында айга бер тапкыр иреклеләрне төрле чаралар үткәрү методикасына өйрәттеләр, иреклеләр эшчәнлеген чынга ашыру өчен идеялар тәкъдим иттеләр, үзләренең уку йортларында чынга ашырырлык проектларны эшләргә булыштылар.