Татарстанлылар XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарында икенче урын яулады

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Ярышлар 3-7 август көннәрендә Курск өлкәсендә узды.

Татарстан делегациясе составында – 39 спортчы, 4 тренер булды.

Авыл уеннары программасына 18 төр ярыш кертелгән, алар арасында спортның классик төрләре дә бар: армрестлинг, баскетбол 3х3, волейбол, гирь күтәрү, городок спорты, җиңел атлетика, мас-рестлинг, мини-лапта, өстәл теннисы, аркан тартышу, полиатлон, самбо, өч төрле көрәштә көч сынашу һәм авыр атлетика.

Программада шулай ук һөнәри осталыкка ярышлар да каралган: сыер савучылар, чалгычылар, механизаторлар ярышлары һәм спорт гаиләләре ярышлары.

Татарстан Республикасы җыелма командасы Россия Федерациясенең 66 субъекты арасында ярышларда 2 нче урынны алды. Шулай ук Татарстан җыелмасы авыл халкының 800 меңнән артык кеше яши торган РФ субъектлары арасында төркемендә 1 урын яулады.

Гомумкоманда беренчелеге:

1 нче урын – Чиләбе өлкәсе;

2 урын – Татарстан Республикасы;

3 урында – Курск өлкәсе.

Авыл халкының 800 меңнән артык кеше яши торган РФ субъектлары

1 урын – Татарстан Республикасы;

2 урын – Краснодар крае;

3 урын – Башкортстан Республикасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International