Казанда хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча европа Гран-При сериясе этабы уза

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласы үз тарихында дүртенче тапкыр хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-при сериясе этабын кабул итә. Быел Казанга 12 илдән спортчылар киләчәк, төп фаворитларның берсе исә – Россия командасы – сериянең гамәлдәге җиңүчесе.

Икенче ел рәттән ярышлар Казанның Үзәк стадионында узачак: Европа сериясенең хәлиткеч стадиясе матчларын җанатарлар беренче һәм икенче сентябрь көннәрендә күрә алачаклар.

Европа Гран-при сериясенең беренче этабы июнь ахырында – июль башында Франциядә узды. Аның җиңүчеләре булып турнир хуҗалары танылды. Россия командасы икенче урынны алды. Континентта иң яхшылар исеменә нәкъ менә шул ике команда дәгъва итә. Әлеге командалардан тыш турнирда тагын Ирландия, Бельгия, Уэльс, Англия, Испания, Шотландия, Италия, Германия, Португалия һәм Польша командалары катнаша.

Россия кызлары Европа сериясенең гамәлдәге җиңүчеләре булып торалар: узган ел алар турнирның ике этабын оттылар һәм нәтиҗәдәге җиңүгә ирештеләр. Шулай ук пьедесталда икенче урында Британия утраулары вәкилләре – Англия җыелма командасы, өченче урында Ирландия кызлары урнашты. Үзәк стадионда уздырыла башлаганчы Европа Гран-при этабы “Тулпар” стадионында уздырыла иде. Ярышларны карарга керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International