ГТО талисманнарын сайлау башланды

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

ГТО талисманнарының дизайн-проектлары өчен бөтен Россия күләмендә тавыш бирү Физкультурачылар көнендә, 11 августта, башланып китте һәм 2018 елның 10 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Күңелгә ошаган ГТО талисманнарын AppStore яки Google Playдан күчереп алган «ВФСК ГТО» мобиль кушымтасында сайларга мөмкин.

23 апрельдән башлап 30 июньгә кадәр үткәрелгән гариза этабы кысаларында сайлап алынган проектлар хәзер янә сайлауда катнаша. Бәйгедә катнашу өчен кешенең берәр физик сыйфатын гәүдәләндергән 5 персонаж тәкъдим итәргә кирәк иде. ГТО нормативлары нәкъ менә шушы физик сыйфатларның, ягъни чыдамлык, көч, сыгылмалылык, тизлек һәм гамәли күнекмәләрне үстерүгә юнәлтелгән.

29 гаризадан 10сы алга таба сайлауга узды. Аю, мәче һәм төлке кебек хайваннар иң таралган персонажлар булып чыкты. Бәйгедә катнашучыларның кайберләре фикеренчә, дөя - чыдамлыкны, мәче - сыгылмалылыкны, ә аю көч-куәтне гәүдәләндерә.

Берьюлы берничә дизайн-проект өчен тавыш бирергә мөмкин. Иң мөһиме -2018 елның 10 сентябренә кадәр үз тавышыңны биреп өлгерергә кирәк.

Моның өчен:

1) AppStore яки Google Playдан «ВФСК ГТО» кушымтасын күчереп алырга;

2) Менюның «Выбери Талисманы ГТО!» бүлегенә керергә;

3) Үзегезгә ошаган Талисманнарга лайк куярга кирәк.

Иң күп тавыш җыйган 3 дизайн-проект ахыргы сайлау этабына күчәчәк. Россия Спорт министрлыгының ГТО комплексын кертү һәм тормышка ашыру буенча координация комиссиясе 2018 елның 7 ноябренә кадәр җиңүче проектны билгеләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International