Арча районы Яңа Кырлай авылында узган Ат көнендә 118 спортчы катнашты

2018 елның 15 сентябре, шимбә

Бүген, 15 сентябрь көнне, Арча районы Яңа Кырлай авылында Ат көне ("День коня") бәйрәме узды. Ат чабышларында барлыгы 118 спортчы катнашты. 17 кеше ат бизәү буенча конкурста катнашты.

Әлеге бәйрәм Яңа Кырлайда өченче мәртәбә үткәрелә. Ярышларда Татарстанның төрле районнарыннан килгән чабышкылар һәм аларның җайдаклары көч сынашты. "Иң үрнәк арба", "Иң кызу олаучы" кебек конкурслар, ат дагалау буенча мастер-класслар уздырылды. Казанның үсмерләр өчен ат спорты мәктәбеннән килгән укучылар номерлар күрсәтте. 

Бәйрәмне Арча районы башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. "Елдан-ел шушы күренекле бәйрәмебезне үткәрәбез. Безнең татар халкы гомер-гомергә тормышын аттан башка күз алдына китерә алмаган. Һәм, бүгенге көндәге технологияләргә карамастан, без әле дә тормышыбызны атсыз күз алдына китерә алмыйбыз. Гомер-гомергә ат ашатучы булган. Сугыш елларында сугышчан иптәш булган. Хәзер без аны геннарыбызга салынган истәлекле вакыйгаларга бәйле рәвештә күрәбез. Мәсәлән, үземнең дә кечкенә вакытымда ат өстендә чапканымны хәтерлим, Сабан туйларында катнаша идек. Бүген ат чабышында катнашырга килгән кешеләргә баш иябез", - дип сөйләде Илшат Нуриев.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев кунакларны бәйрәм белән котлады. "Сезгә рәхмәтемне әйтәсем килә. Безнең Татарстанда 34 меңнән артык ат бар. Алар шәхси һәм фермер хуҗалыкларында асрала. Һәр районда ат спорты мәктәпләре, остазларыбыз бар. Бәйрәмгә төрле районнардан бик күп катнашучылар килде. Һәрберебезгә үзен күрсәтергә мөмкинлек бар. Кемнәр ат ярата, ат спорты белән шөгыльләнә, чабышларда катнаша, аларга зур рәхмәтемне белдерәм", - диде Васил Шайхразиев.

Атларның токымнарыннан һәм җайдакларының яшьләреннән чыгып, узышлар берничә номинациядә үтте. Чиста токымлы, токымсыз атлар, татар токымлы атлар һ.б. аерым узышты.

Татар токымлы атлар ярышында җиңүчеләр:

1нче урында - Лениногорскидан "Ахра" кушаматлы атта Динә Хайрутдинова, 2нче урында - Саба районыннан "Тулпар" кушаматлы атта Камилә Нәбиуллина, 3нче урында - Лениногорскидан "Ак морза" кушаматлы атта Елизавета Карпухина.

Җирле токымлы атлар ярышында җиңүчеләр:

1нче урында - Түбән Камадан "Орбит" токымлы атта Ильяс Якупов, 2нче урында - Алексеевскидан "Цыган" кушаматлы атта М.Сәйфетдинов, 3нче урында - Әлки районыннан "Талисман" кушаматлы атта Олег Синкин.

Ярымчиста токымлы атлар ярышында җиңүчеләр:

1нче урында - Арча районыннан "Зидан" кушаматлы атта В. Семенов, 2нче урында - Арча районыннан "Загира" кушаматлы атта Зөлфәт Рамазанов, 3нче урында - Аксубайдан " Карина" кушаматлы атта Владимир Ермолаев.

Чиста канлы токымлы атлар ярышында җиңүчеләр:

1нче урында - "Рашен Глим" кушаматлы атта Азат Зәкиев, 2нче урында - "Кабур" кушаматлы атта Артем Миронов, 3нче урында - "Гренд бой" кушаматлы атта Александр Александров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International