Бөгелмәдә яңа блок-модульле чаңгы базасы төзелде

2018 елның 12 октябре, җомга

Яңа чаңгы базасы Бөгелмә шәһәренең мәдәният һәм ял паркы территориясендә урнашкан. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Денис Белов сүзләренә караганда, урын уңышлы сайланган, чөнки янәшәдә 4 гомуми белем бирү мәктәбе бар. Шәһәрнең күп кенә кешеләре ял көннәрен шулай ук паркта үткәрәләр һәм шулай ук кышын да бу ял урынында чаңгы шуалар. Хәзер бу паркта инвентарьны саклау һәм чаңгычыларны дәресләргә әзерләү урыны булачак. Бинага суүткәргеч һәм электр урнаштырасы калды.

 Денис Сергеевич шулай ук яңа базага техник бәя бирде: «Модульләр башкарылган материаллар бик җиңел, әмма ышанычлы. Бу профнастил һәм хәтта түбән температура булганда да җылылык сакларга мөмкинлек бирүче махсус җылыткыч. Бик күп файдалы мәйданнар».

 Тиздән шәһәрдә тагын бер спорт объекты ачылачак. «Чаңгы базасы» спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша.

 Эшләр «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыятенең спонсорлык чаралары хисабына башкарыла. 2018 ел башында шәһәр Советы депутатлары сессиясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советына әлеге спорт объектын капиталь ремонтлау өчен спонсорлык ярдәме бүлеп бирү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International