Казанда Үзәк стадионның спорт залында 2004-2005 елларда туган егетләр арасында («А» төркеме – зур шәһәрләр) волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге уеннары старт алды.
Ярышларда Әлмәт, Бөгелмә, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Казаннан 7 команда катнаша.
Уеннар 10: 00 сәгатьтә башлана. Ярышлар 14 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.