18 октябрьдә Казанда «Форсаж» картинг-үзәгендә (Оренбург тракты ур., 5Б) Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Кубогына балалар арасында картинг буенча Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган ярышлар узачак. Кубок унөченче тапкыр уйнатыла.
Катнашучылар ике яшь категориясендә ярышачаклар: 9 яшьтән 11 яшькә кадәр һәм 12дән 15 яшькә кадәр.
Кубок өчен республиканың 27 шәһәреннән һәм районыннан 67 яшь картингчы көрәшәчәк.
Ярышларны ачу тантанасы 11: 30 сәгатьтә башлана. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы-15: 30.