Татарстанның «Барс канатлары» коляскаларында инвалидлар баскетбол клубы Бөтенроссия ачык турнирында призлы урын алды. Спортчылар үз төркемнәрендә өченче булдылар.
Турнир Төмәндә 13-16 октябрь көннәрендә узды. Ярышларда баскетболчылар ике тапкыр Төмәннән принципиаль көндәшләрен җиңде, алар Казанда узган очрашуда җиңә алмады.
Бу елның ноябрендә Россия чемпионатының икенче әйләнеше узачак. Беренче әйләнеш кысаларында февральдә команда икенче урынны алды. Ә декабрьдә спортчыларны Литвада халыкара турнир көтә.
Шуннан соң команда 2019 елда узачак Еврокубокка әзерләнәчәк.