Баскетбол буенча Россия чемпионатының чираттагы матчында (Суперлига) «Казаночка» баскетболчы кызлары үз паркетында МБА-2 көндәшләрен тар-мар итте. Очрашу Татарстан командасы файдасына 89:43 исәбе белән тәмамланды.
Матчның иң нәтиҗәле уенчысы Марина Шевелева булды, ул үз хисабына 19 очко язып алды, шулай ук 7 эләктерү һәм 3 нәтиҗәле тапшыру ясады. Җиденче җиңү аркасында Татарстан командасы Суперлига таблицасында икенче урынга күтәрелде.
12 ноябрь көнне 18: 00 сәгатьтә өйдә «Казаночка» командасы «Динамо» (Курск) белән уйнаячак.