Тәтешлеләр шахмат, шашка һәм бадминтон буенча турнирларда җиңү өчен көч сынашты

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Шахмат һәм шашка буенча Тәтеш районы чемпионаты үз яшь төркемнәрендә иң көчле спортчыларны билгеләде.
«Барс» спорт-сәламәтләндерү комплексында узган ярышларда 80нән артык спортчы катнашты.
Ришат Әхмәтшин, Сергей Ермошкин, Мария Лашманова, Ләйсән Сөләйманова шахмат ярышларының алтын призерлары дип табылды. Иң яшь катнашучылар-Сергей Лашманов һәм Нәфисә Фәтхлисламова.
Шашкаларда Әнисә Галиуллина, Илназ Зәйнуллин, Айдар Салаватуллин, Рузина Шәрәфиева җиңү яулады. Денис Ахтонов уенның иң яшь катнашучысы булды. «Спорт ветераны» номинациясендә шахматларда да, шашкаларда да Мубин Әхмәтов билгеләп үтелде.
Бадминтон буенча ярышларда егетләр һәм кызлар арасында 45 тән артык спортчы катнашты. Богдан Арсеньев, Илья Буушкин, Азалия Полозова, Софья Сергеева, Валерия Таҗеева һәм Разил Халитов яшь төркемнәрендә чемпион булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International