Болгар көрәшчеләре Зәй шәһәрендә кул көрәше буенча Ачык Татарстан беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар. Өстәмә белем бирү педагогы Ренат Шәриповның шәкертләре алтын һәм бронза медальләр яуладылар.
Дмитрий Стаценко барлык көрәшләрдә дә ышанычлы җиңү яулады һәм 16-17 яшьлекләр арасында чемпион булды һәм 85 кг. нан артык авырлык категориясендә Данил Нигманов 14-15 яшьлек спортчылар арасында 60 кг. га кадәр авырлык категориясендә пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.
Узган турнир мартның өченче декадасында Яр Чаллыда узачак Россия беренчелегенә сайлап алына, анда Дмитрий Стаценко республика данын якларга тиеш.